Хөрмәтле райондашлар ! Махсус хәрби операциядә Ватаныбыз сагында торучы безнең якташларыбызга ярдәм кирәк. Әйдәгез, бердәмлек үрнәге күрсәтик һәм аларга чираттагы гуманитар ярдәмне туплап җибәрик. Алар безнең матди һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ. Арча муниципаль районыннан берләштерелгән өченче гуманитар колонна 26 апрельдә 15 сәгатьтә Совет мәйданыннан юлга кузгалачак. Ярдәм итәргә теләүчеләр шәһәр һәм авыл советларына, ветераннар советына, волонтерлар төркемнәренең җыю пунктларына мөрәҗәгать итә ала.
Хөрмәтле райондашлар ! Махсус хәрби операциядә Ватаныбыз сагында торучы безнең якташларыбызга
13 апреля 202513 апр 2025
~1 мин