📍Зәй районындагы «Җиләк» керәшен халык фольклор ансамбле «Туганнарның сагынган чагы» дигән күчмә концерт белән авылларны урый😍 Бу күчмә концертлар керәшен мәдәниятен саклау һәм популярлаштыру юлында мөһим адым булды. Алар авыл халкына рухи азык биреп кенә калмыйча, хәйрия акциясендә дә актив катнашып, үзләреннән хәрби егетләребезгә ярдәмгә өлеш керттеләр. 🎶Концерт программасы төрле жанрдагы музыкаль номерлардан тора. Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган блок та кертелгән. Ансамбль җитәкчесе Ольга Агашкина: «Тамашачылар «Капка төбе», «Чөгендер басуы» һәм «Рәт утыру» кебек йола күренешләрен карадылар. Ансамбльдә катнашучылар һәм солистлар Марс Гуреев, Роза Зотова, Роза Кузьмина, Людмила Мингалеева һәм Радик Әхмәтшин чыгыш ясады, шулай ук, Людмила Казакованың юмористик хикәяләре тәкъдим ителде. Тулырак: 👉 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/ilak-ansamble-xalyk-kunelenda-yly-xislar-uiata
📍Зәй районындагы «Җиләк» керәшен халык фольклор ансамбле «Туганнарның сагынган чагы» дигән күчмә концерт белән авылларны урый
12 апреля 202512 апр 2025
1
~1 мин