Иске Балтачтагы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнгән кыз һәм малайлар, алгы сызыктагы абыйларына татлы күчтәнәчләр әзерләп җибәрделәр. Бу эшне сабыйлар әти-әниләре, тәрбиячеләре белән берлектә башкардылар. Яңа ел алдыннан районнан җыелган гуманитар ярдәм олавына балалар Яңа ел күчтәнәчләрен тартмаларга тупладылар. Аннан соңгы чараларда да йөгерә-йөгерә тәмлекәчләр әзерләделәр. Кораллы конфликтның, сугыш дигән куркыныч сүзнең кешелеккә нинди зур бәхетсезлекләр китергәнен балалар да аңлыйлар. Бакчага кораллы конфликтларда катнашкан, СВО зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан абыйлары очрашуларга килеп сабыйларның тыныч тормышта яшәүләрен теләп фәһемле чыгышлар ясыйлар. Тәрбияләнүче баланың СВО зонасында катнашкан әтисенең барысы да исән-имин кайтуын теләп көтәләр. —Бакчага 107 бала йөри. Алар 6 төркемгә тупланган, барысы да күчтәнәч әзерләүдә катнашты. Солдатларга барлыгы 6 тартма тәмлекәчләр әзерләп озатылды,— ди бакча мөдире Ирина Шәрипова.
Иске Балтачтагы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнгән кыз һәм малайлар, алгы сызыктагы абыйларына татлы күчтәнәчләр әзерләп җибәрделәр
12 апреля 202512 апр 2025
~1 мин