Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

III Керәшенчә марафонга йомгак ясалды

III Керәшенчә марафонга йомгак ясалды🎉🎉🎉 ВКонтакте социаль челтәрендә «Туганайлар» газетасы оештырган III керәшенчә марафонда катнашучылар 11 апрель көнне Казандагы Җырчы Җәкәү йортына йомгак ясарга җыелды👏 🌟Марафон Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватан сакчысы елына багышланды. Очрашу Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узды. Марафончылар иң элек, Татарстан гына түгел, ә барлык Россия керәшеннәренең уртак очрашу үзәгенә әйләнгән Җәкәү йорты, андагы хезмәткәрләр белән таныштылар, музейда булдылар. Мәдәни үзәктә ачылган "Батырлык. Горурлык. Дан" фотокүргәзмәсен карадылар😍 "Без бу проектны милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы, халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау максатыннан оештырдык. Аның керәшен культурасын, бай мирасын халыкка таратудагы әһәмияте зур булуын да ассызыклап үтәргә кирәк",- диде марафонны алып баручы, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина. ТУЛЫРАК:👇 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/iii-kerasenc

III Керәшенчә марафонга йомгак ясалды🎉🎉🎉

ВКонтакте социаль челтәрендә «Туганайлар» газетасы оештырган III керәшенчә марафонда катнашучылар 11 апрель көнне Казандагы Җырчы Җәкәү йортына йомгак ясарга җыелды👏

🌟Марафон Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Россиядә Ватан сакчысы елына багышланды.

Очрашу Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә узды. Марафончылар иң элек, Татарстан гына түгел, ә барлык Россия керәшеннәренең уртак очрашу үзәгенә әйләнгән Җәкәү йорты, андагы хезмәткәрләр белән таныштылар, музейда булдылар. Мәдәни үзәктә ачылган "Батырлык. Горурлык. Дан" фотокүргәзмәсен карадылар😍

"Без бу проектны милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү һәм керәшен җанлы, халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче иҗатчыларны барлау максатыннан оештырдык. Аның керәшен культурасын, бай мирасын халыкка таратудагы әһәмияте зур булуын да ассызыклап үтәргә кирәк",- диде марафонны алып баручы, "Туганайлар" газетасының баш редакторы Юлия Губина.

ТУЛЫРАК:👇

https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/iii-kerasenca-marafonga-iomgak-iasaldy

-2
-3
-4
-5