Түбән Камадан татар кызы Эльмира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА керәшен культурасын башкаларга таныту өчен күп көч куя❤️ Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте җитәкчесенең урынбасары, яшьләр бүлеге эшен оештыру өчен җаваплы Эльмира Гыйльметдинова, терекөмештәй, бар нәрсәгә җитешә. Мәктәп балалары белән фолк дәресләр уздыра, балалар бакчаларына йөрүче нәниләрне керәшеннәрнең милли бәйрәмнәре белән таныштыра, музей һәм китапханәләрдә дә керәшеннәргә багышланган очрашулар да оештыра. 🌺Бәләкәйдән керәшеннәр арасында Эльмира Гыйльметдинова Түбән Кама шәһәрендә Әлфирә һәм Рим гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, Түбән Кама нефтехимия институтында белем ала. Татар кызы булса да, керәшен культурасын бәләкәйдән белеп үсә. — Җәй көне Түбән Кама районының Түбән Чаллы дигән авылына кайта идек. Ә безнең күршедә керәшен авыллары күп. Минем якын дус кызым да керәшен иде. Бер-беребезгә кунакка йөрешеп үстек. Пасхага ел саен кунакка чакыра иделәр, — дип сөйли башлады Эльмира Римовна. ЯЗМА ТУЛЫСЫ БЕЛӘН 👈
Түбән Камадан татар кызы Эльмира ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА керәшен культурасын башкаларга таныту өчен күп көч куя
11 апреля 202511 апр 2025
~1 мин