Балтач халкы кош-корт үстерә белә
Бу көннәрдә районның “Кош базары”нда “урак өсте”. Халык тавык чебеше, үрдәк, каз бәбкәсе, күркә чебешләре алып үстерә.
Бүген Балтач базарында кулланучыга бройлерлеор, күркә чебешләре тәкъдим итәләр. Дүрт көнлек күркәне 600 сумга кадәр, үстерелгән бройлерны токымына һәм зурлыгына карап 400—480 сумга кадәр бәягә сатып алырга була.
Кош-корт сатып алганда сатучының төрле эшкәртүләр, прививкалар эшләнгәнлегенә ветстанциядән белешмәсе бармы икәнен сорарга онытмагыз!
—Очраклы сатучылардан кош-корт сатып алып отыла күрмәгез, ди ветеринария белгечләре.