Найти в Дзене
Кряшены

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте тарафыннан Пушкин картасы кысаларында оештырыла торган фолк дәресләрнең чираттагысы медицина

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте тарафыннан Пушкин картасы кысаларында оештырыла торган фолк дәресләрнең чираттагысы медицина колледжында булды😍 Бу фолк дәрес 🌟Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан вакытта уздырылганлыктан, студентларны, иң элек, керәшеннәрдән чыккан геройлар белән таныштырдылар. Алып баручы Ольга Афонова Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган карендәшләребез, аларның фронттагы батырлыклары турында сөйләде. Булачак медиклар, шулай ук, керәшеннәр һәм халкыбызның борынгыдан сакланып калган бай мирасы, кием үзенчәлекләре турында да бик күп кызыклы мәгълүмат ишетте. Ак халатлы кызлар һәм егетләр каршында Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле,«Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле һәм аның солисты Валерия Васильева чыгыш ясады. Студентлар алар өстендәге затлы керәшен милли киемен күреп, борынгы җыруларны ишетеп сокланып тыңлап утырдылар. Керәшен биюе, милли баш киеменә кагылышлы мастер-класста кызлар бик теләп кат

Түбән Кама керәшен мәдәни-этнографик җәмгыяте тарафыннан Пушкин картасы кысаларында оештырыла торган фолк дәресләрнең чираттагысы медицина колледжында булды😍

Бу фолк дәрес 🌟Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы якынлашкан вакытта уздырылганлыктан, студентларны, иң элек, керәшеннәрдән чыккан геройлар белән таныштырдылар. Алып баручы Ольга Афонова Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган карендәшләребез, аларның фронттагы батырлыклары турында сөйләде. Булачак медиклар, шулай ук, керәшеннәр һәм халкыбызның борынгыдан сакланып калган бай мирасы, кием үзенчәлекләре турында да бик күп кызыклы мәгълүмат ишетте.

Ак халатлы кызлар һәм егетләр каршында Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле,«Җиз кыңгырау» яшьләр ансамбле һәм аның солисты Валерия Васильева чыгыш ясады.

Студентлар алар өстендәге затлы керәшен милли киемен күреп, борынгы җыруларны ишетеп сокланып тыңлап утырдылар. Керәшен биюе, милли баш киеменә кагылышлы мастер-класста кызлар бик теләп катнашты👍

-2
-3