Найти в Дзене
Сельские Нивы

Ә кулыңда синең сирень иде

75-76 бүлекләр Зилә апааа, димәк Айрат үзе безнең серне сезгә сөйләгән ? Ә мин дивана баааш, икебез генә беләбез дип йөрим. Вәәт син аны, ә ? Баргач колагын тартмыйча булмааас.. ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Зилә апааа, димәк Айрат үзе безнең серне сезгә сөйләгән ? Ә мин дивана баааш, икебез генә беләбез дип йөрим.Вәәт син аны, ә ? Баргач колагын тартмыйча булмааас..
Юууук, юуук диде Зилә.Миин, миин үзем...
Үзем?Ну кааак? дигәнен сизми дә калды Альбина.Караңгы төндә, эскәмия астында качып утырдыгыз шту ли?Сирееень, ә тагын, нинди сүзләр беләсез инде, алайса?
Зилә оялудан күзләрен яшерде.Бөтен гәүдәсенә эссе йөгерде.Бу сүзләрне хатка язганда, шушы көн килер дип уйламаган иде шул ул.Ә ул килде.Килеп кенә калмады, әнә үкенергә мәҗбүр итеп, әкрен генә сорау да ала хәзер.
Ничек инде үзегез, Зилә апа?Юуук ышанмыйм.Бәлки шул сиренне генә ишеткәнсездер?
Зилә әкрен генә йөри торган кулын күтәрде дә, Альбинага карарга да оялып :Сиииреень, диде .Сирееен..
Әйе, Зилә апа.Дөрееес.Ә кулыңда синең сирень идее

75-76 бүлекләр Зилә апааа, димәк Айрат үзе безнең серне сезгә сөйләгән ? Ә мин дивана баааш, икебез генә беләбез дип йөрим. Вәәт син аны, ә ? Баргач колагын тартмыйча булмааас..

ҖИТМЕШ БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Зилә апааа, димәк Айрат үзе безнең серне сезгә сөйләгән ? Ә мин дивана баааш, икебез генә беләбез дип йөрим.Вәәт син аны, ә ? Баргач колагын тартмыйча булмааас..
Юууук, юуук диде Зилә.Миин, миин үзем...
Үзем?Ну кааак? дигәнен сизми дә калды Альбина.Караңгы төндә, эскәмия астында качып утырдыгыз шту ли?Сирееень, ә тагын, нинди сүзләр беләсез инде, алайса?
Зилә оялудан күзләрен яшерде.Бөтен гәүдәсенә эссе йөгерде.Бу сүзләрне хатка язганда, шушы көн килер дип уйламаган иде шул ул.Ә ул килде.Килеп кенә калмады, әнә үкенергә мәҗбүр итеп, әкрен генә сорау да ала хәзер.
Ничек инде үзегез, Зилә апа?Юуук ышанмыйм.Бәлки шул сиренне генә ишеткәнсездер?
Зилә әкрен генә йөри торган кулын күтәрде дә, Альбинага карарга да оялып :Сиииреень, диде .Сирееен..
Әйе, Зилә апа.Дөрееес.Ә кулыңда синең сирень идеее. Зилә апа ,нигә шул хәтле яратмыйсыз суң сез безне? Айрат белән бергә булган булсак, бу хәлләрнең берсе дә булмый кала иде бит.Уйлаганыгыз булдымикән ә? Безнең гаилә сезне ярата, хөрмәт итә .Бер тапкыр да каршы сүз әйтеп, талашканнары да булмады.Сез генә нигәдер гел безне мыскыл итеп тордыгыз.
Извиини, диде Зилә , извииинии.Аның менә хәзер күзләрендә, чынлап та үкенү чаткылары шәйләнә иде.Гафу ит, дигәне дә, чын йөрәктән чыга сыман тоелды.
Эх Зилә апа, Зилә апа!Сезнең үз сүзле булуыгыз аркасында, Айрат белән ничә еллар сак белән сок булып яшәдек.Ничә еллар зәңгәр күкләрдә ялгыз торна кебек парлыларга карап , кызыгып очтык.Белгән булсакмыыы..Ә Алиса кая хәзер? Ул да ялгызмы?
Зилә кабат ,Альбина кулындагы ручкага үрелде.Теле белән генә әйтсә дә, сүзләрен хәзер хәйран гына аңлап була иде лә.Ләкин аңа язып аңлату җиңелерәк булып тоелдымы шунда, әллә аңламаслар дип курыктымы.Тагын картонга калтыр -колтыр язып куйды.Вальмир..
Вальмииир? Кит инде! Вальмир Алисага өйләндеме?Даа, яңалыык..Вальмирга берничә хат язган идем мин.Соңыннан мин дә яңа фатир алдым.Ул да, димәк башка җиргә күчеп киткән...Шулай итеп адреслар адашып калды шул.Аралаша алмадык.
Мин бит Зилә апа, авылга гел кайтып тордым.Айрат өйләнгән дигәч,бик авыр булды миңа.Аннары кешеләр дә бармак төртеп, егете ташладыыы, кечкенәдән бергә йөргәннәәәр иде ,дип әйтерләр кебек тоелды.Шуңа күрә дә кеше күзенә дә бик күренеп тормадым.Кайттым да, өйдәгеләрнең хәлен белешеп китеп тә бардым.
Зилә әкрен генә Альбинаның кулын кысты.Аннары ап--ачык итеп:Гафу ит Альбина, гафу иит!диде.
Зиләнең гафу үтенүеннәнме, әллә әкренләп сөйләме кайта башлагангамы,Альбина сөенечтән нишләргә белмәде.Әлбәттә, Зилә апа, әлбәттә диде ул.Ничек гафу итмим ди инде.Айрат өйләнмәгән дисез бит, шулай булгач соң түгел әле.Менә исән-сау аякка да басса Аллах бирса.Сезне дә аякка бастырырбыз.Авыру да сезне жәлләгән бит, артык каты бәрелмәгән.Ярар Зилә апа, сезне ялыктырып тормыйм, давай сез ял итегез, мин киттем....
Альбинаның йөзендә кабат кояш нурлары уйный башлады.Петрович янына кереп , иртәге көн хакында киңәшләшеп алдылар да, саубуллашып фатирына йөгерде.Әйе, нәкъ менә йөгерде, чөнки шатлыклы хәбәр аның күңеленә кабаттан сиреньле язлар алып килде.Сүнә барган өметләре дә яңадан чәчәккә бөреләнделәр.Ап-ак сирень, шомырт чәчәкләре уянып, бөреләрен атты.
Фатирын ачып керүгә, тиз генә кулларын юды да, Альбина алты ел буе кулны пешереп торган теге хатны кулына алып, җентекләп өйрәнә башлады .
Менә бит, димәк бу хатны Зилә апа язгаан, дип уйлады ул.Ә язулары...Нигә баштарак ихтибар итмәдем микән?Бераз аерыла икән ләбаса.Ләкин , кем уйлаган суң, шушы сүзләребезне Зилә апа да качып тыңлап торган дип.Мин дә уйламадым инде.
Альбина шул көннәргә кайтып елмаеп куйды.Айратның ,артына ап-ак сирень чәчәкләре яшереп, бирергә оялып торганы күз алдына килде аның.Әнә шул вакытларда сөйгәненең колагына пышылдап әйткән сүзләрен кабаттан ишеткәндәй булды.Ә кулыңда синең сирень иде....Ә кулыңда синең сирень иде, язлар иде безнең күңелдәәә..Бу сүзләрне Альбина күңеле тулганда гына җырга салып, моңлана иде.Ә хәзеер..Ә хәзер шатлыктан җырлаячак.
Эх Зилә апа, шул биш-алты сүзле хат аркасында, ничә еллар өзгәләнеп, күз яшьләрен түктек бит.Күпме йокысыз төннәр.Сөйгәнемне дә күпме нахак сүзләр әйтеп сүктем микән инде.Ә Айрат? Мине генә ярата бит җаным , ул да минем шикелле, сөюбез хакына яши икән ләбаса.Шулай булмаса утызга хәтле өйләнмичә, казармада яшәп ятар иде мени.
Альбина китап эченнән кибеп, инде матурлыгын югалткан сирень чәчәген кулына тотып уйга калды.Бер мәлгә , авылга кайтып гөрләвек, тамчылар тавышын ишеткәндәй булды ул.Инде ничәнче кат,изүләрен ике якка чишеп, бутыйларын уңлы-суллы кигән Айратны күз алдына китерде.
Айрат, Айрат..Синең хәлләрең ничек микән соң җаным?дип уйлады Альбина.Кайларда адашып, кайта алмыйча кайларда йөрисең микән кадерлем.Менә Аллах бирса,син исән сау терелүгә , авылга кайтып китәрбез.Дәү әнием дә әкренләп картая бара.Беребез дә мәңгегә килмәгән бит.Безне яратканын,безнең өчен ут йотып яшәгәнен дә бик яхшы беләм. Картаймыш көнендә аны да сөендерә алсак ярар иде,матурыыым.Аннары бит әйткән сүзебез дә бар иде.Никах туебызның түр башында Хәким бабай белән, дәү әни дә утыраячаклар дип.Аларны да бер очраштырасы иде лә.Туйганчы бер сөйләштерәсе дә иде биит....
Күпме еллар, ышанып бетмәсә дә, Айрат өйләнгән дигән хисләр белән яшәгән кызның, гүя күңелендә гөлләр чәчәк атты.Күз яшьләрен , ләйсән яңгыр алыштырса, үксеп елаган тавышларын сайрар кошлар җыры алыштырды.Бар дөньяны кочып үбәсе, бар кешегә карап елмаясы килде аның.Шулайдыр шул, өзелеп сөйгән кешеңне инде югалттым дигәндә, киресенчә аның да сине яратып, сагынып яшәүен белү, зур бәхеттер ул.Альбина да хәзер, нәкъ менә шушы бәхет чишмәләренең көмеш суын эчеп, шатлыктан гәүдә авырлыгын да тоймады.Гүя хәзер ул күктә канат җилпеп очкан нәни бер кош.Булдыра алса шул сайрар кош булып Айраты янына да очар иде лә, юк шуул, булмый.Ләкин инде стенада текелдәгән сәгатъ , Аллахка шөкер ,аерылу минутларын түгел, очрашу минутларын саный башлады.
Альбина, әгәр кемдер шатлыктан ашый да, йоклый да алмадым дисә, бәлки ышанмаган да булыр иде.Ә үз башына төшкәәәч, аңлады.Ул да әнә , төн уртасы килеп җитүгә карамастан тәрәзәдән төнге күкне күзәтә.Сагынганда төнге күккә карап, чүмеч йолдыз эзлим күгемдә...
Эх, Айрат...Мине сагынганда шушы чүмеч йолдызга кара.Мин дә шулай сине сагынып, аяз күкне күзәтермен , дигән идең лә.Ләкин дөньялар без дигәнчә генә бармый икән шул ууул.Менә хәзер мин тулып барган серле айга карап торам.Ә син, синең хәлләрең ничек микән индеее?Ни булса да түз җаным.Сине терелтүгә барлык укыган, өйрәнгән белемнәремне кулланырмын.Әгәр дә инде алар булышмаса,йөрәгемнән чыккан хисләрем, кайнар сулышым белән дәвалармын.Кеп-кечкенә кызыл бутыйлы бала-чак дустыңның җан авазын ишетми булдыра алмассың Айрат.Менә күрерсең матурым, бездән бәхетле парлар булмас та әле. Альбина яткач та, бик озак уйланып ятты әле.Фәгыйлә әбинең мич коймакларын да, бураннар белән узышып йөргән кышкы авыл урамнарын күз алдына китерде..Зиләнең төртмәле сүзләрен дә ишеткәндәй булды.Бу шатлык хисләреннән сөю тулы йөрәге дә рәхәтләнеп калды.Ә үпкә хисләре?Юууук, Альбина үпкәләргә уйламады да.Киресенчә Зиләнең, Айрат сине көтә, дигән сүзләре өчен язмышына рәхмәтле генә иде ул.
Хәзер рәхәтләнеп , сөенеп эшенә барды Альбина.Үзен парлы итеп тоюдан кала, кешеләргә ярдәм итә алуы белән канатланып өенә кайтты.Зилә апасын да күз угыннан калдырмады.Аның күзгә күренеп савыгуы җанына дәвә гына булды.
Альбинаның шулай үзгәрүе бигрәк тә Петровичны аптырашка калдырды.
Камиловна, березовая әниеңне шулай сагынган идеңме соң син ?диде ул әнә бүген.Әллә бер көннән Айратны күрү шатлыгыннан балкыйсыңмы?
Икесе дә Петрович, икесе дә диде Альбина көлеп.Ну әлбәттә инде Айратны күрәсем килү көчлерәк.Бик сагындым мин аны, Петрович, бииик сагындым.
Конееечно, алты ел буе күрешмичә торсаң сагынырсың да.
Әйе, Петрович, әйе.Моның сәбәпләре бар иде шул.Айрат аякка басып, сезнең янга кунакка килгәәәч, барсын да сөйләрмен , Алла бирса.Ә хәзер, миндә тик бер теләк, Айратны тизрәк бу дөньяга кайтару теләге.
Камиловна, бәлки миңа да синең белән очаргадыр.Ни дисәң дә минем опыт зур бит.Ничек уйлыйсың?
Юк Петрович, юк,вертолет белешкәнең дә бик җиткән.Авыр хәлдәге авырулар да бар бит.Сез монда кирәгерәк.Әгәр дә сезнең ярдәм кирәк булса, хәбәрләшербез...
Алты елны уздырганны, бер көнне генә уздырды инде Альбина.Һәм менә, шул нәни, сайрар кош булып, зәңгәр күктән сөйгәне янына оча ул.Ә бу минутта аның йөрәге кичергән хисләрне, озак еллардан соң яшьлек мәхәббәтен очратканнар гына аңлый алыр мөгаен...

ҖИТМЕШ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Әле генә күккә күтәрелгән вертолет, ерак араларны тоташтырып инде менә җиргә дә утыра.Альбинаның дулкынлануы әйтерсең лә вертолетка күчкән.Ул да кыз белән бергә дер дер килә.Әнә тәгәрмәчләре җиргә тиеп-тиеп алдылар да, вертолет тавышы тынып , бар дөнья азга гына булса да сихри бер тынлыкка чумды...
Тамбоов!Менә сине дә күрергә насыйп булды , диде Альбина.Я -ә, нинди яңалыкларың белән сөендерерсең инде мине?Айратымны аякка бастырырга булышырсыңмы?
Альбина кесәсендәге көзгене алып, андагы гүзәлгә күз кысты да, кире кесәсенә шудырып, трапка таба атлады.
Җиргә аяк басуга ,аны иң беренче булып, язгы җылы җилләр назлап үпте.Кояш нурлары иркәләп чәчләреннән сыйпады.Көннәр шундый матур булгач, эшләрем дә уң булыр әле дип, уйлады Альбина һәм кая барырга дип уйлап торганда, фураҗкасын кулына тотып, үзенә таба йөгергән яшь кенә бер лейтенантны күреп, туктап калды.
Исәнмесез, гафу итегез! диде ул, килеп җитеп.Миңа Мәскәүдән килгән хирургны каршы алырга приказ булган иде.Ул нәрсә, килә алмадымы микән?Күренекле врачларның ашыгыч операцияләре чыгадыр шул инде.Бәлки ул әле эчтәдер?Ә сез кем?Точно анда кеше калмадымы?...
Юуук , диде Альбина елмаеп, юук..Мин Мәскәүдән үзем генә очтым.Эчтә дә башка берәү дә юк.Вертолетчиклардан башка әлбәттә.
Кызыык, бик талантлы хирург дигәннәр иде.Ярый алайса, ярый.Килә алмагандыр инде, шулай доложить итәрмен.Ә сезгә кая , чибәр туташ?Әйдәгез шәһәргә булса , мин сезне очыртып кына алып барып куям. Минем үземнең дә, пилот буласым килгән иде бит , комиссиядән уза алмадым.
Димәк машинада гына очасыз, диде Альбина һаман да елмаеп.Түлке сак булыгыз.Әнә бит бер иптәшегез шуның аркасында больницада ята.Әкрен эшен бетерер, кызу үзен бетер дигәннәр бит бабайлар.Шофер кеше үзе өчен генә түгел, пассажирлары өчен дә җаваплы .
Юук, индеее диде хәрби.Мин бит болай гына әйтәм очабыз дип.Кызу йөрмим мин.Ә сез , ул солдатның госпитальдә ятканын каян беләсез?Ул үзе Маршанскийда хезмәт итә иде.Машиналарының тәгәрмәче шартлап, дамбадан тәгәрәгәннәр шул.Әйдәгез утырыгыз, матур кызлар утырганда мин бигрәк тә әкрен йөрим.Аннары лейтенант машина ишеген ачып, Альбинага утырырга ярдәм итте дә, үзе дә руль артына кереп утырды.Киттек алайса, диде ул.Ярый әле усал хирург әби килә алмаган.Суларга да куркып кайтыр идем.
Альбина тигез ак тешләрен җемелдәтеп , рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Әйтерсең дә бөтен машина эче җылы нурга төренде.Көлүдән , керфекләренә кунган яшь.бөртекләре кызга ниндидер бер тылсым өстәде.
-Әбиләр генә хирург була дисең алайса, иптәш лейтенант, диде Альбина.Алай курыккач, усал да булалар дип уйлыйсыңдыр әле.
Конечно инде, хирурглар сезнең кебек от души көлеп тормаслар бит.Дөресен генә әйткәндә матурым,шүрлим мин алардан.Менә шулааай..Әйдәгез киттек, сезгә шәһәрнең кай җиренә? диде дә, лейтенант елмаеп машинасын кабызды.
Үзем дә белмим әле. Мин бит Тамбовта беренче тапкыр.Әйдәгез алайса госпиталь тирәсенә хәтле алып барыгыз инде,диде Альбина, һаман да көлеп.Бу уен аның үзенә дә кызык булып китте.
-Менә бит ,ярый хирург әби килмәгән, аның урынына мин утырып кайтам хәзер.
-Даа, сезнең кебек матур хирурглар булса курыкмас идем мин.Ну әле сезгә үсәсе бар, дип хәрби үзе дә , кызга кушылып,көлеп җибәрде.Әйдәгез, госпиталь тек госпиталь.Моннан ерак түгел ул.
Чынлап та озак бармадылар , яшел төстәге хәрби УАЗик госпиталь янына килеп туктады.
Глав.врач күргәнче сез китегез инде матурым, диде лейтенант.Ату эләгер, тем более генералга әйтсә баш бетәр.Ул яктан монда бик строго..
Ул да булмады, килеп туктаган машинаны күреп, баш врач, җитез адымнар белән, атлый-йөгерә болар янына килеп тә басты.
Моны көтмәгән , яшь лейтенант каушап Альбинага карады.Китегез инде, китегез зинһар өчен, тизрәк, диде ул Альбинага пышылдап.Икебезгә дә эләгә хәзер.
Үзе фураҗкасын кулына гына тотып, машинадан сикереп төште.Ә баш врач хәрбигә ихтибар да итеп тормыйча, елмаеп Альбинага таба ашыкты.
Исәнмесез!Альбина Камиловна сез буласызмы инде?диде ул, машина ишеген ачып..Без сезне көттек.Генерал Булатов та килде әле.Үзенең врачы өчен ул да бик борчыла.
Исәнмесез, әйе мин хирург ...дип Альбина әйтеп тә бетермәде, лейтенантның фуражкасы тәгәрәп аның аяк астына килеп төште.
Гафу итегез, диде ул, фуражкасын каккалап.Менә сиңа усал хирург әбиии.
Алар шулай көлешеп алдылар да, баш врач бүлмәсенә кереп югалдылар.Лейтенантның гына аптыраудан зиһене таралган иде.Әгәр , шунда ук:мин Мәскәүдән, хирург дип әйткән булса, ышанмаган да булыр идеем, дип уйлады ул.Вот тебе нааа.Үзе дә әйтми бит әле, хирург икәнен.Миннән башка берәү дә юк дип торган була..
Альбина күтәренке кәеф белән , икенче катта урнашкан кабинетка атлады.Каршында яшь кенә, гүзәл кызны күреп, баш врач үзе дә бераз шикләнеп карады каруын.Түлке Альбинаның кабинетка кереп, авыру тарихының һәр сүзен җентекләп өйрәнгәнен күреп, уйлаган уеннан тиз кире кайтты.Альбинаның тизрәк егетен күрәсе килсә дә, башта авыру тарихындагы һәр битне, һәр снимокны әйбәтләп өйрәнде.Ахыргы снимокны җентекләп карап, үзенчә аңлатмалар язганын күреп, баш врачның кызга карата фикере 360градуска борылып куйды.Әйе, дөрестән дә профессионал, дип уйлады ул.Ә үзе нинди яшь.Әллә шулай яшь кенә күренә микән?Ни дисәң дә хатын-кызларга бер карауда яшьне биреп булмый ул.
Альбина кәгазьләр белән шулай танышып алды да, снимокны кире урынына куеп,ниһаять баш врачка эндәште.
-Әйдәгез иптәш доктор, авыру кайсы палатада ята, диде ул..Аның үзен күрергә буламы?Нигәдер аңлашылмый.Күптән аңына килергә тиеш булган инде ул.Янында кем бар?Үзе генәме?...
Менә алар палата төбендә.Альбинаның нинди хисләр кичергәнен язарга сүзләр дә табып булмас иде мөгаен.
-Айратны кочаклап елаудан, еллар буе җыелган, үпкә катыш сөю сүзләрен әйтүдән ничек тә тыелып калырга кирәк ,дип уйлап алды Камиловна.Һәм менә ул, дулкынлануын чак басып,озыыын-озын алты елны аерып торган пардәне ертырга теләгәндәй әкрен генә ишекне тартты ....
Палатада утырган Рәис белән Булатов,ишектән кергән җыйнак кына гәүдәле, җитди йөзле кызны күреп, бер берсенә карашып торып бастылар.Рәис әллә каушаудан, әллә көтелмәгән очрашудан кире артка чигенеп , Айрат янына якынрак килде.
Исәнмесез диде Альбина, саф татарча.Рәис абый, ни хәлләрегез бар.Озак еллар күрешми торгач, күрше Сания кызын танымыймызмы әллә?Әллә мине көтмәгән идегезме?
Телсез калган Рәис бер улына, бер Альбинага карады.Маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты.Көчле ир булуына карамастан, күзләре яшьләнеп, бите буйлап тамчылар йөгерде.
Альбинааа, дип пышылдады ул, яңа аңга килгән кешедәй.Альбинааа.Ничек танымыйм ди инде, матурым, ничек танымыйм ди..
Рәис, кулларын җәеп, кызны үзенең кочагына алды.Чәчләреннән сыйпап, аркасыннан сөйде.Маңгаена бөдрәләнеп төшкән чәч алкаларыннан үпте.
Әйе Альбина, дөресен әйтергә кирәк,диде ул. Мәскәүдән талантлы хирург килә дигәч,исемеңне әйтсәләр дә мин аны син дип уйламадым.Менә бит кызым, нинди хәлләр бездә.Айрат та, әнә кайчаннан бирле сине көтеп ята бугай дип, улы ягына борылды.
Моңа хәтле көч хәл белән Айратны кочаклаудан тыелып торган Альбина, Айрат янына килеп, егеткә текәлде.Хәзер инде Рәис кенә түгел, Альбина да елый иде.Аның күзләрен дә томан пардәсе каплады.
Эх Рәис абый, шушындый очрашуны көткән идемме суң мин?диде Альбина, күз яшьләрен сөртеп .Алты ел буена яныма килүен көтеп яшәгәнемне белмәдеме микәнни суң бу Айрат?
Альбина , күзләрен тутырып егетенә карады.Сакланып кына маңгаеннан, битләреннән үпте.Күз яшьләре Айратның кипкән иреннәрен чылатты.
-Айрат, кадерлем, исәнме, диде ул әкрен генә.Менә син килмичә ятсаң, мин үзем килергә булдым.Мин горур, дип тормадым, сине эзләп таптым бит..Альбина сөйләде дә, елады да...
Моны күргән Булатовны билгесез бер дулкын биләп алды.Зиләнең әйткән сүзләре колагын.пешергәндәй булды."Алар бергә булырга тиеш түгел.Айрат белән Альбина бер туганнар"Бер туганнааар..
-Альбина, гафу итегез конечно диде ул, аптыраудан үз сүзләрендә үзе буталып.Миңа әле менә, баш врач Мәскәүдән хирург килә дигән иде.Камиловна ...Ә сез кем?Чынлап та шул хирургмы, әллә Айратның берәр туганымы?
-Юук, юк, иптәш генерал .Туганы түгел .Мин аның яраткан кызы.Аннары елмаеп, Айратның кулын сыйпап, яраткан хирургы да дип өстәде.
Яраткан кызыыы?Димәк Альбина сез буласыз?Да, да..Айрат сезнең хакта күп сөйләде шул.Сез дә аны яратасыз инде значит?
Булатов ни әйтергә белмичә, шунда торган артсыз утыргычка утырып сүзсез калды.Ничек кенә әйтергә соң хәзер, вәт чёрт, вәт чёрт дип уйлады ул.Үзләре бер берсенә охшамаганнар да бугай дип,.бер кызга, бер Айратка карап,охшаш чалымнар әзләде генерал.
-Бертуганнар икәнен әйтсәм, башлар бетә бит , дип уйлады ул .Башлар бетәәә.Рәис нишләр.Аңына килгәч, Айрат кабат төшенкелеккә бирелмәсме.Вәәт бу җен хатыннарны, ә.Бөтен авырлыкны миңа калдырып китте бит.
Боларга карап торган баш врач, озак та тормый, эшнең нидә икәнен чамалап , эшем бар, дип чыгып китте.Камиловна, сораулар туса, мин үземдә диде ул.
Аның артыннан ук чыгарга дип Булатов та кузгалды.Ләкин Альбинаның Зилә турында яңалыгын сөйли башлавын ишетеп, кызыксынып кире урындыгына утырды...

Дәвамы бар.

(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)