Концерт бара. Тамаша залы халык белән шыгрым тулы. Җитәкчеләр, жюри әгъзалары, чараны оештыручылар балконнарда утыралар. Мин аста. Халык арасында, уртадарак. Керәшеннәр сәхнәне гөрләтеп кереп киттеләр. Икенче төркем чыкты. Яшьләр, студентлар дип аңладым. Өздереп җырладылар, дәртләндереп биеделәр. Якында утыручылар, сокланып, “мишәрләр шул” дип пышылдашып алдылар. Зал дәррәү кул чапты. Чыннан да кайнар алкышларга лаек рәхәт тамаша иде ул. Шунда икенче каттагы балконнан, чәчләре күптән агарып затлы ефәккә охшап калган, бер матур гына олы кеше калыкты. “Жәллим мин сезне, балалар. Нык жәллим. Киләчәктә кеше аңламас, балаларыгыз белмәс телдә җырлап йөрисез. Без бәхетле буын булганбыз, телебез күз алдында бетмәде. Ә сезне жәлләргә генә кала”, – дип күз яшьләрен сөртеп тагын кул чабып алды. Зал бу абыйның алкышларын күтәреп алды, сәхнәгә икенче төркем чыгып килә. Шунда, корт чаккандай сикереп торып кулларымны болгый башладым бит. Минем шулай кызуланып китә торган гадәтем бар инде. Оештыручыларга кул болгыйм: “Бер ике генә сүз әйтәсем бар. Хәзер үк әйтмәсәм, аннары мәгънәсе калмый”, – дим. Бер ханым музыканы туктатты. Зал шым булды.
– Абый, исемегезне белмим, гафу. Астан өскә карагач, танымадым. Жәлләмәгез сез ул балаларны, аларны жәлләргә дә, кызганырга да кирәкми. Аларга сокланырга, алардан үрнәк алырга кирәк! “Афәрин, булдыралар”, – дияргә, юллар күрсәтергә, менә шундый яшьләрне үстерергә кирәк. Жәлләмәгез аларны, – дип совет чорында митингларда чыгыш ясаучылар кебек уң кулны болгый-болгый сөйли башладым.Теге матур абыйның ачуы килде.
– Менә сезнең кебекләр безнең милләтнең тамырына балта чаба да инде, – дип ярсып кычкырды.
– Ялгышасыз. Мин журналист, туган телемдә язам, туган телемдә иҗат итәм. Безнең укучыларыбыз да күп. Димәк телгә ясин чыгарга иртә әле. Сәхнәгә чыккан шушы талантлы яшьләрне халыкка танытуда да өлешем зур. Һәм аларны кызганырга кирәкми. Туган телләрен беләләр, башка телләрдә камил сөйләшәләр, төрле һөнәргә осталыклары бар. Талантлы кешене жәлләмәгез, кимсетмәгез ул сүз белән. Сез сокланыгыз аларга, хөрмәт белән карагыз”, – дип сөйли-сөйли селтәнә торгач җилкәмә кан төшә башлады.
Уң кулым оеп үтереп сызлагангамы, артык дулкынлануданмы кинәт уянып китеп тиз генә торып бастым. Әле якты да төшмәгән бүлмәдә караватым янында басып торам. Кул сызлый. Баш шаулый, әйләнә. Колакта һаман теге алкышлар һәм чал чәчле матур абзыйның “жәллим сезне” дигән тавышы. Ә күңел әле дә тынычланмаган. “Жәлләмәгез сез аларны”, – дип йөрәк ярсый. Тавык төшенә тары керә диләрме әле?! Әллә нинди төшләр керә “Зарлы телефон”да утырып алганнан соң.
#АльбинаГАЙНУЛЛИНА
Шушы төш искә төште бүген. 2024 елның 06 сентяберендә көндәлегемә “Бер кызыклы төш күреп уяндым” дип язып куйганмын. Аннан соң кергән төшләрнең дә ниндие генә юк. Язып куйганнары, онытылмыйча күңелдә йөргәннәре бар. Бу көннәрдә дә бер сәер төш аптырашта калдырды. Күптәнге танышымны күрдем. Оча бу. Биек оча. Үзе бәхетле дә кебек. Хәер, ул хәсрәтле минутларында да сер бирмичә, кеше алдында көлеп, шаяртып йөри торган кеше. Төштә дә шул хакта уйлап куйдым, ничек тә үрелеп тотып каласы, җиргә бастырасы, һич югы бу очышның үзенә бик тә кирәкле, мөһим булуын ачыклыйсы, ярдәмем кирәк түгеллегенә инанасы килде. Үреләм, әмма буем җитми. “Җил алып китеп, харап булмаса ярый инде. Эх, җаныңны бирергә әзер чакта да кемгәдер ярдәм итә алмауның газабы...” – дип пышылдыйм. Шушы сүзләрне ишетте бит бу. Шаркылдап, тирә якны яңгыратып көлеп җибәрде. “Үлеп яткан кешене дә көлдереп терелтерсең син, валлаһи! Бу кадәр гәүдә белән мине нинди җил алып китсен инде. Ул уйлар синең башыңа каян килә, ничек туа алар? Һич шул уйларыңнан ял итә белмисең, кызый”, – ди бу. Ә мин һаман аның артында сызылып аткан таңга, кояш нурларына карап, бу очышның хикмәтен аңларга тырышып каш җыерам. “Иртәнге җил салкынча, алай туңарлык киенмәгән үзе, өс-башы яхшы, туңмас”, – дип анысын да уйлап алам. Ул уйларымны укый төсле: “Ә син юрганыңа төрен, яки тәрәзәңне яп. Артык күп уйлама, бар да яхшы булыр. Ышан, – дип кулын болгый. Үзе шундый итеп елмая, кояш көлә диярсең. Тагын нидер әйтте, анысын әллә төштә дә ишетмәдем, әллә уянганчы оныттым, белмим. Шалтыратып хәлен белергә телефоны да сакланмаган, бик күптәнге танышым инде бу. Мине гел шаяртып: “Үзең шундый гади, үзең кәбестә кебек катлы-катлы катлаулы. Гадилегең белән алдап катлаугылың белән аптырашта калдырасың”, – дип көлә иде миннән. Ә менә очышлар турында бер дә сөйләшкән булмады... Хәерлегә булсын. Барысы да яхшыдыр ла. Әле бер көнне йокларга яткан җирдән әнкәйнең “Альбина, кызым” дигән тавышына сискәнеп киттем. Үзем әле йокыга да китмәгән идем кебек иде, бәлки шул кебек кенә булгандыр. Ә тавышы шундый ачык, җылы булып бүлмәдә яңгырады, минем белән песи дә шул якка борылып карады кебек. Кебек... Башта куркып калдым. Аннары күңелгә рәхәт булып китте. Аллага шөкер, әнкәйгә әле шалтыратып та, янына кайтып килеп тә була. Өндә дә шулай эндәшкәнен ишетеп була, дип сөенеп ватсабына яздым да, яттым. Хәзерге заманга рәхмәт, аралар ерак булганда да кешеләр көн саен күрешеп, хәбәрләшеп яши алалар. Бергә утырып чәй эчәргә, бергә берәр фильм карарга, берәр кызыклы әйбер укырга мөмкин.