Найти в Дзене
Альбина Гайнуллина

Равил Шәрәфиев белән әңгәмә (2023 ел)

фотография https://kamalteatr.ru/ сайтыннан
фотография https://kamalteatr.ru/ сайтыннан

"Дога кылганда Аллаһ Тәгаләдән иман байлыгы, күңел тынычлыгы һәм ансат үлем сорыйм”, – ди Равил Шәрәфиев. Редакциягә килгәндә дә, юлда гомер озынлыгы, картлык турында сөйләшеп килдек. Физик яктан үзен сәламәт, яшьләрчә хис итсә дә, “көзгегә каравы күңелсез, чырай бүтән инде, карт” ди.

– Равил абый, картлыкның үз матурлыгы бар бит аның, – дигәч көлә.

– Әле кайбер әрсезрәкләре минем турда “аңа бу яшьтә сәхнәгә чыгу оят түгелме” диләр. Элекке кешеләр матур картая иде. Безнекеләр ярыйсы әле, татарларны әйтәм. Ә менә кайбер артисткалар битләрен әллә ниләр белән тутырттырып йөриләр дә “кикимора”га әйләнеп куялар. Аларга карарга куркыныч. Шүрәлегә охшаганнары да бар.

– Гениаль артист диләр сезне...

– Килешмим бу сүзләр белән. Хәзерге вакытта татарда бөтенләй даһилар юк. Даһи артист дип бер Иннокентий Смоктуновскийны әйтә алам. Даһига якын Олег Даль бар иде, гомере кыска булды. Зур артистлар күп. Бездән өлкән артистлар миңа һәркайсы асылташ сыман тоела иде, сокланып карый идем. Безгә андый мөнәсәббәт юктыр ул. Психологик театр яратам мин, ул бетте. Хәзер кирәкмәгән артык хәрәкәтләр, йөгереш, урындык ату сәхнәдә. Мин аларны кабул итмим.

– Заманча эзләнүләр турында әйтүегезме?

– Әйе. Мин ул фантазияләргә каршы. Классик әсәрне ничек язган, син шулай куй, шулай уйна аны. Безнең элекке “Галиябану”лар бар, “Кара йөзләр”. Кешене елатырлык итеп уйнарга кирәк аларны. Елап кеше яңара. Елау яшәртә. Елагач күңел чистара. Ә ул фантазияләрне кем аңлый? Кемнең күңеленә барып җитә ул? Гаффарованың “Килмешәк” спектаклен карадым. Шуннан чыккач сөйләшә алмас дәрәҗәгә җитеп еладым. Чөнки мин анда язмыш күрдем. Опера театрында шәп тавышлар тыңлаганда елыйм мин. Эчтәлеге елый торган түгел, башкаручының тавышына соклану елата. Симфоник оркестр тыңлап мәрткә китеп утырам, күземә яшьләр килә. Елатырлык сокландыргыч әйберләр яратам.

-2

– Театрның җәмгыятьтәге роле турында ни диярсез?

– Заманында “малый театр”ны икенче университет дип йөртәләр иде.

Театр университет дәрәҗәсендә булырга, халыкны агартырга, хөр фикерле, ирекле итеп тәрбияләргә тиеш. Ләкин андый әсәрләр куелмый шул. Совет заманында да куйдырмадылар. Системага тия торган әйбердән гаеп табалар. Ә милләтне дин, моң, тел һәм театр яшәтә. Тукайлар, Фатих Әмирханнар, алдынгы язучылар бөтенесе дә театрның барлыкка килүен күтәреп алганнар. Чөнки ул фикер әйтә. Ә без фикерсез әйберләр белән дә шөгыльләнәбез.

– Сез бик таләпчән, бөтен әйбергә тәнкыйть күзлегеннән карыйсыз икән.

– Башкача булуы мөмкин түгел. Бөтен кош та алтын күкәй салмый. Мин яхшы әйбер гел елата торган булырга тиеш димим. Көчле комедия дә кирәк. Көлү елауга караганда ныграк та яшәртәдер әле кешене.

– Безнең татарда юмор юк диләр ич.

– Нишләп булмасын, бар ул. Аның бераз мәгънәсезрәге бар, яхшысы бар. Безнең татар юморлы халык ул. Татар сыктап, елап кына яшәмәгән, ул бик яхшы итеп көлә дә белә.

– Ә үз хаталарыннан көлә беләме безнең халык?

– Мин һәрвакыт әйтәм: үзен бер кайчан да идиот дип әйтмәгән кеше чын идиот була. Артык чиста булсаң да идиот буласың. Артык дөрес булсаң да ялгышасың. Әйтергә ярамый торганын әйтеп ташлыйсың. Кеше ялгышмый яши алмый, бу мөмкин түгел. Күпкырлы булырга, кызыксынырга, китап укырга кирәк. Мин төнлә йоклый алмыйм һәм шуңа рәхәтләнеп радиодан китап тыңлыйм. Арада бик яхшы итеп укучылар бар. Ләкин кайбер хатын-кызлар артык уйнап җибәрә. Чама кирәк. Ирләр укыганда тыңлавы рәхәтрәк. Ләкин Резеда Сәләхова шәп укыды менә. Аны яратып тыңладым, ул әдәп саклап укый. Аудио китаплар тыңлавы бик рәхәт. Колакны кисә торган урыннар да булыштыра анысы. Ләкин түзәрлек.

– Колакны кисә торган урыннар театрда, яшьләр сөйләшүендә дә сизеләдер.

– Бар анысы. Безнең буын артистлар арасында да ишетелә ул.

– Рус сүзләрен кушып сөйләшүгә ничек карыйсыз?

– Бүгенге көндә татарлар арасында иң камил сөйләшүче кеше Марат Әхмәтов дип саныйм мин. Ул татарча да, русча да шәп, чиста сөйли. Рус сүзләре кайвакытта минем авыздан да чыгып китә. Артистлар арасында миннән дә күбрәк кулланучылар бар аларны. Телне бутап сөйләшәсе түгел инде, артык сүзләр кушмасаң яхшы да бит. Кайбер тәрҗемәләр, яңа сүзләр дә ачуны китерә. “Текә сорау”, “текә кеше” дип сөйләшәләр. Ничек инде ул? Текә тау гына була, кеше дә, сорау да текә була алмый.

– Кеше сыйфатларына кагылгач сорыйм әле. Ни өчен усаллык, әрсезлек җылырак кабул ителә? Ипле кешене санга сукмыйлар.

– Чөнки ниндидер дәрәҗәгә ирешкән кешеләр үзләре әрсез. Башка кеше “власть”ка килми. Мин элек патшаны халык куярга тиеш дип уйлый идем. Патша гадел, тыйнак, нәфессез булырга тиеш. Ләкин андый кеше бу эшкә алынмый. Үзем дә җитәкчелек эшенә беркайчан да алынмас идем. Мин түрә була алмыйм. Аның өчен каты бәгырьле булырга кирәк. Идарә иткәндә тупас та буласың, дорфа да. Ә мин алай булдыра алмыйм. Ләкин югарыдагылар, дәрәҗәле кешеләр белән сөйләшкәндә берсеннән дә уңайсызланмыйм. Бернинди комплексым да юк, кыенсыну да. Ә менә башкалар белән, гади кешеләр белән мин сак сөйләшергә тырышам. Ялгыш рәнҗетә күрмим дип борчылам.

– Җитәкчеләр ярарга тырышканны тоялар. Ә яраталармы?

– Кызганычка каршы яраталар. Ялагайланганны белеп торалар һәм шуңа карап кимсетергә, кешенең кимсенгәнен күзәтергә яраталар. Аларга хезмәткәрләрнең сүз йөрткәне ошый. Ә миндә бу күренеш нәфрәт уята. Үзен түбәнсеттергән кешеләрне аңламыйм.

– Театрдан китәргә дә җыенган булгансыз...

– Чөнки Марсель Сәлимҗанов миңа роль бирми башлады. Еш сөйлим мин бу әйберне. Ачу килде.Туксанынчы елларда бик хөрти иде бит безнең хәлләр. Акча юк. Роль бирмәве шулкадәр әйбәт булды аның. Мин репетиция булмагач буш көннәремдә рәхәтләнеп концерт төркеме белән чыгып китәм. Авылда итен, сөтен, акчасын бирәләр. Шул чорда рәхәтләнеп яшәдем мин. Туйганчы ит ашадым. Рольләрем булмагач театрдан бөтенләй китәргә булдым. Киткән булсам эстрадада да югалмый идем. Марсель минем ниятне ишеткән дә беркөнне бакчадагы йортка таягына таянып килеп керде. “Син кемгәдер “китәм” дип әйткәнсең. Әйдә, торып тор, бергә китәрбез”, – диде бу. Ул китте... мин китмәдем әле.

– Эшсез калу куркытмадымы? Эстрадада ансат түгел бит.

– Эстраданың әллә нәрсәсе авыр түгел инде. Минем хәтер яхшы, яшь вакытта бигрәк тә сөйлисе текстларны бер күрүдә истә калдыра идем. Театрда катлаулырак та әле. Роль эшләү башка ул. Тетарда эшләүнең төп хикмәте сәхнәдә уйнау түгел. Аның репетициясе рәхәт. Эзләнәсең, рольнең характерын ачасың, төрлечә уйнап карыйсың. Прогон булмый торып мин сәхнәдә ни эшлисемне күз алдына китермим. Ә роль ул әле сәхнәдә уйный уйный да үзгәрә.

– Озак уйнаганда туйдырмыймы?

– Ничек кенә, туйдырып бетерә. “Отсебятина” кертә башлыйсың. Әлмәндәрне күпме уйнадык әнә. Шәүкәт абый шаярып алып кереп китә дә, үзе бутала аннары. Йә мин җайлыйм, йә Фоат Әбубәкиров оркестр чокырыннан сүзләрне әйтеп җибәрә. “Арбалы хатыннар”да берсендә текстны онытып җибәрдем. Гөлчәчәк янымда утыра. Шундый диккать белән генә әйтеп җибәрде. Ә арада сине юри бутап, “кәкәйрәк” эш эшләп куючылар бар. Сәхнәдә ялгышмас өчен, үз дөньяңны, мәшәкатьләрне уйларга ярамый. Намаздагы кебек.

– Динне кысканда ул көчлерәк, үтемлерәк иде кебек, түгелме?

– Өстенә бастың! Мин ул чакта мәчеткә йөрдем. Ни өчен? Динне кысканга күрә! КГБ контрольдә тота, чын совет кешесе түгел янә. Хәзер көчләп мәчеткә куа башладылар. Мин бармыйм анда. Чөнки дин дәүләттән аерым булырга тиеш. Югарыдагыларның бөтен гөнаһларын яклап ятарга тиеш түгел. Сәясәт арбасына җигелергә тиеш түгел дин. Муллаларның комсызлыгын кара. Кара әле син Кириллны, нинди байлыкта яши. Алар бит Алладан җәяүләп качкан кешеләр. Дөньяда иң әшәке нәрсә нәфес. Бөтен дөнья нәфес колына әйләнде. Халык гөнаһы ул кадәр түгел, безнең гөнаһка керергә мөмкинлек юк. Без ике сум сәдака бирсәк тә савап була торган. Ә тегеләр җыйган малларыннан сәдәка биреп бетерә алмыйлар, алар бервакытта да саваплы була алмыйлар.

– Тормыш яхшырган саен яшәве авырлаша нигәдер.

– Әйе, элек күңел күтәренке, кешеләр ихлас иде. Минем бүген тамагым тук, ә күңел тыныч түгел. Чөнки тамагы тук булмаганнарны да беләм. Халык авыр яши. Раушания апаңның пенсиясе сигез мең генә. Ярый мин эшлим, пенсиям килә. Без икәү.

– Ә сезнең пенсия зурмы, Равил абый?

– Минеке егерме дүрт меңнән артык. Эшләмәсәм утыз биш булыр иде.

– Үзегезне ирекле кеше дип әйтә аласызмы? Без иреклеме?

– Юк. Мин бер юбилеемда сәхнәдән “без коллар” дидем. Хөкүмәт вәкилләре өчен табын кордырган идем. Бер кеше дә кермәде шунда. Андагы әйбергә артистлар да кагылмады, үзем дә.

– Тамашачы сезне бик ярата. Артык игътибар арытмыймы?

– Өелеп-өелеп карточкага төшә башласалар арыйм. Бигрәк тә спектакльдән соң. “Хәлне аңламыйлар микән бер дә” дип уйлап торам. Фотога төшү болай да бик нык көчне ала, минем энергияне йота шул. Вампир кешеләр бар бит менә. “Пыты-пыты” килеп бер туктамый, гел сөйләшә торган кешеләр бар. Андыйлардан башым әйләнә. Хәтта аңымны җуярга мөмкинмен. Мин арыйм дип кайберләрен туктаткан бар. Чөнки алар янәшәдәге кешедән энергияне суыралар. Һәм шул исәпкә бик озак яшиләр.

– Ә сәхнәдә тамашачының энергиясен тоясызмы?

– Тамашачы күп очракта энергияне бирә. Ләкин нинди хикмәт буладыр, бер үк спектакльне уйнаганда зал бер көнне сап-салкын була. Бер көнне шампанский сыман уйнап тора зал.

– Равил абый, сез чәчәкләр яратасызмы? Әллә пакетта берәр күчтәнәч булса яхшыракмы?

– Тамашачы биргәндә кайсы да ярый. Чәчәк матуррак билгеле. Бүләк нинди генә булса да, чама хисе кирәк. Берсендә миңа спектакль саен диярлек бер кыз розалар бәйләме белән килә башлады. Роза чәчәкләре кыйммәт бит. “Сеңлем, болай йөрмә, кирәк түгел” дидем. Аннары башка артистлар алдында да уңайсыз бит. Теге кыз да аңлады, бүтән килмәде.

– Бүгенге көндә нинди спектакльләрдә уйныйсыз?

– Быел менә театр белән тагын өч елга килешү төзедек. “Тагын өч ел түзәсең инде”, – диләр. Мин әйтәм, түзмәсәм, үлеп китсәм нишләтәсез? Үтерәсезме? Хәзер уйнарга роль юк инде ул. Өч кенә әйбер минем. “Бабайлар чуагы” – анысыннан туйдым, дөресен әйткәндә. Буш спектакль. Тапталган сюжет. Озак уйнадык. “Әтәч менгән читәнгә” спектаклендә уйнаган ролемне яратам. Роле зур булмаса да, идеясы бар. Аяз Гыйләҗевның алдан күрүчәнлеге, дөньяның кая барганлыгын тоюы ничек. Туганнар берсен берсе белми, милек бүлешү, күршеләр арасындагы көнчелек. Без анда икәү, мин булмасам да ярый. “Сөясеңме, сөймисеңме” спектакле соңгы вакытта иң яратканым.

-3

-4

– Равил абый, ә Раушания апага “сөям, яратам” дип әйтәсезме?

– Бервакытта да “сөям” дип әйтмәдем, спектакльдәге героиня сыман ул да сорамады. Мин аннан да яратканын сораган булмады. Кияүгә дә гашыйк булып чыккандыр дип уйламыйм. Ләкин без бер-беребезне яратып яшибез. Сизелеп тора бит ул. Мин хатынымның уңганлыгына, пөхтәлегенә сокланам. Тыйнак та ул, кайгыртучан да.

– Сер сабыр кешеме?

– Сабырсызрак. Ләкин тәрбияләргә тырышам үземне. Мин кечкенә чакта өрәкләрдән курка идем. Безне идән астында салам аяклы ут күз бар дип куркыталар иде. Бала чага азрак курыкса да ярыйдыр дип уйлыйм. Безнең өстәге күршеләрнең балалары төнге уникедә дә чабышалар, баш өстеннән трактор йөргән кебек. Кычкырып та карыйм. “Аста бабай яши бит”, – дип әйтергә була бит ул балага.

Равил абый белән сәламәтлек һәм яңа ел бәйрәме, Мәскәүдә укыган еллары турында, уйнаган рольләре һәм тагын бик күп кызык әйберләр хакында сөйләштек. Әңгәмәнең дәвамы бар.

-5

Альбина Гайнуллина