📸1916 елны I Бөтендөнья сугышында төшерелгән бу фотодагы сугышчылар — Уфа губернасының Минзәлә өязендәге (хәзерге Зәй районы) Сарсаз Баграж керәшеннәре.
🎞Башка гадәти фотолардан ул бер генә ягы белән аерыла: беренче рәттә (сулдан икенчесе) үз урталарына утыртып төшкән хәрби — сугышта һәлак булган иптәшләре Михаил Романов.
Һөҗүм вакытында Михаилны немецлар үтерә. Сугыш тынгач, иптәшләре Михаил Тихоновичны тиз генә тәртипкә китерәләр һәм уртага утыртып, үзләре белән фотога төшерәләр. Беренче рәттә, шул үле солдатның сул ягында — Яков Иванов, ә уң ягында — Тимофей Григорьев (1897 елгы, Бөек Ватан сугышында 1941 елның 23 июлендә хәбәрсез югала). Янәшәсендә — Ананий Глухов (1897 елгы, 1943 елның 8 сентябрендә госпитальдә үлә). Икенче рәттә: сулда Иван Биканов (1897 елгы) һәм билгесез солдат.