Найти в Дзене
Сельские Нивы

Ә кулыңда синең сирень иде

73-74 бүлекләр Айрааат, авария-әәә...Нәрсә, нинди кәгазь бу? Тамбооов? Әле генә көлеп торган Альбина, кара коелып, кабинеттагы диванга килеп утырды. ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК
Айрааат, авария-әәә...Нәрсә, нинди кәгазь бу? Тамбооов? Әле генә көлеп торган Альбина, кара коелып, кабинеттагы диванга килеп утырды. Значит Зилә апа әлегә сөйләшә алмый, дип уйлады ул. Шуңа язып аңлатырга булгаан.. Бу хакта уйларга да курыккан идем. Ә шулай да сиземләвем дөрес булып чыкты. Димәк, әнисе Айратның авыр хәлен күреп, шушы хәлгә төшкән.
Альбина коридорда ишетелгән аяк тавышларын тыңлап озак утырды .Тизрәк палатага кереп Зиләдән әкрен генә сорыйсы килсә дә, башта Петрович белән сөйләшеп алырга булды ул.Менә сиңа горурлык, дип уйлады Альбина.Авырлыклар килгәч кенә беләбез шул,дөнья бәясен.Ә бит бер тапкыр авылга кайткач,Айратымның да кайтканын белдем югыйсә.Юуук, үпкәләтте имеш.Кача поса киттем бит шул вакытта.Дәү әнием күпме әйтте:Аңлашыгыыыз, аңлашыгыз.Соңга каласыз бит, дип.Юук, Алисәң белән тор имеш.Хәзер

73-74 бүлекләр Айрааат, авария-әәә...Нәрсә, нинди кәгазь бу? Тамбооов? Әле генә көлеп торган Альбина, кара коелып, кабинеттагы диванга килеп утырды.

ҖИТМЕШ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Айрааат, авария-әәә...Нәрсә, нинди кәгазь бу? Тамбооов? Әле генә көлеп торган Альбина, кара коелып, кабинеттагы диванга килеп утырды. Значит Зилә апа әлегә сөйләшә алмый, дип уйлады ул. Шуңа язып аңлатырга булгаан.. Бу хакта уйларга да курыккан идем. Ә шулай да сиземләвем дөрес булып чыкты. Димәк, әнисе Айратның авыр хәлен күреп, шушы хәлгә төшкән.
Альбина коридорда ишетелгән аяк тавышларын тыңлап озак утырды .Тизрәк палатага кереп Зиләдән әкрен генә сорыйсы килсә дә, башта Петрович белән сөйләшеп алырга булды ул.Менә сиңа горурлык, дип уйлады Альбина.Авырлыклар килгәч кенә беләбез шул,дөнья бәясен.Ә бит бер тапкыр авылга кайткач,Айратымның да кайтканын белдем югыйсә.Юуук, үпкәләтте имеш.Кача поса киттем бит шул вакытта.Дәү әнием күпме әйтте:Аңлашыгыыыз, аңлашыгыз.Соңга каласыз бит, дип.Юук, Алисәң белән тор имеш.Хәзерге акылларым булсамы?
Менә ишеккә якынайган аяк тавышлары.Аларны Альбина инде күптән башкалардан аера.Ниндидер көчле , ышанычлымы шунда алар.
О-го, Камиловна, сәләм диде Петрович, ишекне ачып, Альбинаны күрүгә.Иртәгә җитте что ли инде.Или ял итәсең килмиме.
Әйе, Петрович, ял итәсем килми.Менә килдем әле, диде Альбина , сүзне нидән башларга белмичә. Аның беренче тапкыр диярлек югалып калуын күреп, хирург өстәлдә яткан биткә карады.Әһе, дип уйлады ул.Значит укыган, бөтенесен дә аңлагандыр индеее.Зилә язган картонны кулына алып, кызга карады Петрович.
Укыдыңмы?диде ул, җитди генә.Березовая мать язды, Альбина.Аның хәле, слава богу, яхшыга таба бара.Икенче кулында да өмет бар, эшләргә тиеш.
Ә Айрат турында? То же үзе сөйләдеме?Эх, сезне Петрович.Тизрәк әйтеп бирдегезме, Альбина да монда эшли дип, әйткәнсездер әлө.
Ачуланма инде Камиловна.Нигәдер жәллдәдем мин бу матур хатынны.Сөендерәсем килде шул.
Сөенеп күккә менеп киттеме.Эх Петрович, бик көчле ул Зилә апа.Шуңа да аны таш диләр.Сөенә дә, көенә дә белми дисәм инде...
Әйе, көчле дигәне белән килешәм.Мондый хәлдә калганнарның реакциясен күп күрдек бит Альбина.Ә ул чынлап та бирешми.Матур да ул, малае да матурдыр.
Эш матурлыкта мени суң Петровииич, душаң матур булырга тиеш.Ә Айратны мин шуңа яратам да инде.Ләкин менә ...Значиит..Значит Айрат авария юлыккан?
. Әйе Альбина, шулайрак булган икән шул.Но син борчылма только.Айрат белән всё нормально.Комадан чыккан.
Ә сез каян белдегез, березовая мать әйттеме?диде Альбина , суларга да куркып.
Березовая мать менә шуны гына әйтте, диде Петрович ак картон битен күрсәтеп.Мин үзем госпитальга шалтыратып белештем.Зилә чынлап та, улын күргәч егылган булып чыкты.
Телевизордан сөйләгәннәрен тыңлагач, ничектер куркып куйган идем шул, Петрович.Ләкин Айрат та шунда булган дип ышанырга гына теләмәдем.Ә комадан ничек чыккан?Сорадыгызмы? Аңында микән?
Әйе, Альбина сорадым.Кулы сынган булган, ярар ансы бер беда, ялганыр.Но менә башы каты бәрелгән булгандыр шул.Реальный мирга кайтып җитә алмый әле диләр.Янында әтисен дә танымый икән пока.
Шулаймы, димәк Рәис абый Айрат янында.Аңа да бик авырдыр.Петрович бәлки мин Томбовка очармын, ә? Ничек уйлыйсыз?Үзем генә белгән методлар белән..
Поцелуй инде ул, Альбина ,дип көлде Петрович.Раз ул синең яраткан кешең икән, иначе как?
Әйе шул, дип елмайды Альбина да.Иначе никак.Димәк сез мине җибәрәсез.Алты ел күрешкән юк бит инде ату, яңа елдан җиденче ел китә, ужас.
Как җиде ел?Не поонял? Камиловна, син бит часто очасың Казанга, давай , сөйлә әле..

Дааа, Камиловна, аптыраттың әле син мине.Без бит бөтен больница белән ышандык.Камиловнага егет эзләмәгез, аның Айраты бар, дия идек.Ә сез алты ел буе в кошки мышки уйнап йөрисез инде значит?
Нууу, менә шулайрак килеп чыга инде.Әйе, Петрович кечкенәдән бер-беребезне яратсак та, юктан гына үпкәләштек шул.Может юктан да булмагандыр.Чын дөресен белмим дә әле.Ләкин, миңа аннан башка бер кем дә кирәк түгеллеген мин точно беләм.
Кызлар гордый була инде алар, диде Петрович.Ну бу кадәр үк түгееел.Алты елдан артык ничек бер күреп сөйләшмәскә була, бу минем һич тә башка сыймый.Алты ай гына түгел бит ул Альбина.Алты ел..
Әйе Петрович, алты ел узды.Башта көн-төн укыдым.Аннары эшкә чумдым.Менә хәзер , авыр вакытларым артта калгач, үземнең аннан башка яши алмаганымны аңладым да .Тик менә соңга калмасам ярый инде.
Юук, Альбина, юк син нәрсә? Бар да әйбәт булачак.Главное Айрат комадан чыккан .Сразу булмаса да аңга да килер.Сезнең туйда бииселәр бар әле, Камиловна.Ну бу атнаны мин сине никак җибәрә алмыйм бит Альбина, еласаң да, елмайсаң да.Алда әллә ничә плановый операция көтә безне.
Ии, Петрович,хирурглар мин генә түгел бит инде.Бәлки башкалар белән ясарсыз.
Башкалар белән башка вакытта, дип көлде Петрович.Потому что, Айратың янына китсәң, обратно эштән чыгарга гына дип киләчәксең битАльбина.Авырулар да кайчаннан бирле өметләнеп көтәләр , ясарга кирәк.Аннары икенче атнага бергә очарбыз.Ну бер ун көннән.Березовая матьне дә, бәлки Тамбовка күчерербез.Үзең шунда карарсың Альбина .Ризалаш әә?
Сез Зилә апаны анда күчерегә кирәк дисезме?
Әйе, Альбина!Аның белән бар да әйбәт булыр.Син Айратың рәтләнмичә яныннан китмисең бит инде хәзер.Зиләне дә беррәттән күзәтерсең.
Әйее, икесе бергә булганда җайлырак та, конечноо.Рәис абый да, ике ут арасындадыр хәзер.Ну мин, Петрович , киресенчә Айратны монда күчерсәк дигән идем.
Күчерергә була, Камиловна.Кирәк булса мин ярдәмгә әзер.Ну Тамбовтагы коллегалар, пока кузгалтырга ярамый диләр.Менә алайса, әйдә операцияләрне бетерик тә,бергә очарбыз.Вертолетны мин үзем сөйләшермен.Ерак ара түгел ,биш йөз км.тирәсе генә бит.
Нууу, Петрович хетри инде сез.Үгетли беләсез.Әйдә аласа, операцияләрне бер атнага планировать итик тә, икебез очарбыз.Тик учти, бер атна.Җибәрмәсәгез җәяү качам.
Альбина Петровичка карап көлеп җибәрде дә:Ярар алайса, сөйләштек дип урыныннан торды.Аннары Зилә апаны да шушы бер атнада дәвалап карыйк диде.Бәлки чынлап та аны үзебез алырбыз, ә Петрович?
Вот это разговор.Мин риза, рәхмәт, диде Петрович.Значит бер атна.Ә мин Тамбов белән сөйләшеп торырмын.
Әйбәт булыр, бик яхшы.Мин хәзер Зилә апа янына кереп чыгам да, кайтам алайса.Мондый очрашуны көтмәгән идем конечно..Ну нишләтәсең, бернишләп булмый.
Альбина үз бүлмәсенә кереп, кардай ак халатын киде.Сары чәчләрен калпак астына яшерде дә, стенада әленеп торган түгәрәк көзгегә карады.Ә көзгедән үз үзенә ышанган, сөйкемле, үз эшен яхшы белүче хирург карап тора иде.Халат эченнән кигән зәңгәр күлмәге зәңгәр күкне хәтерләтсә, күзләреннән балкыган нур , шул күктә балкыган җылы кояш нурларына охшаган иде.Альбина халатын тарткалап рәтләде дә , палатага таба китте.Әйтерсеңлә ул больницада түгел, ә авылларында.Менә хәзер ,урам аркылы гына торган Зилә апаларына керә ул.Берничә палатаны узуга, каяндыр килеп, Зиләнең чишмә юлында егылганы исенә төшеп, елмаеп куйды Альбина.Синнән кеше чыгар инде, дигән сүзләрен дә шул шалтыр шолтыр чиләк тавышы алыштырды.
Ничек сразу танымадым микән инде мин аны?дип уйлады ул.Үзгәргәнсең ,Зилә апа, авыртуың да көчле булган шул.Ни дисәң дә еллар да үз әзләрен салалар.
Менә ул реанимация дип язылган палата төбендә.Бераз уйланып торды да, Альбина ишекне ачты.Йөзендә бернинди масаю, горурлык та юк иде аның.Бер нинди усаллык, киная дә.Бары нур чәчеп торган күзләр дә, сөйкемле, матур йөз.
Исәәәнмесез, диде ул керүгә.Хәлләрегез ничек?
Палатада яткан ике хатын кыз , операциядән соң тернәкләнә барып, башка палатага күчерүне көтәләр иде.Алар үзләре дә хөрмәт белән исәнләшеп, Альбина Камиловнага рәхмәтләрен җиткерделәр.Альбина да үз чиратында аларның хәлләрен белеште, җөйләрен карады .Аннары тизрәк савыгуларын теләп, йоклап яткан Зилә янына тукталды.
Зилә апааа, диде ул йомшак кына .Сез бит йоклаганга салышып кына ятасыз.Ачыгыз әле күзегезне.Бу бит мин, тирес корты.Менә идән юарга кергән идем.Шулай диюгә Зилә генә түгел, Альбина үзе дә әллә нишләп китте.Югыйсә бөтенләй башка сүзләр әйтергә теләгән иде бит ул.Ләкин нишләтәсең ди. Еллар буе үрелеп килгән бу үпкә сүзләре, йөрәгендә боз булып катканнар да, менә хәзер шулар эреп, тамчы булып Зиләгә тамалар.
Әнә Зилә үзе дә, мендәргә тамган шул тамчыларны туктатырга теләп, күзләрен сөртә.Белсә иде ул шушы көн киләсен. Очраган саен, шушы күрше кызын кимсетер иде мени соң ул.Йөрәгендә нинди дулкыннар күтәрелгәнен дә, үзе генә беләдер хәзер.
Альбина үзенең кирәкмәгән сүз әйтеп ташлаганын аңлап, сүзне тизрәк башка якка борды.
Ничек хәлегез Зилә апа?диде ул.Башыгыз әйләнмиме.Ә йөрәгегез ?Ул ничек?Наркоздан чыккач ул бик чәнчемәдеме?
Ниһаять Зилә күзен ачты.Каршында фәрештәдәй нурлы йөзле, ак халат кигән Альбинаны күреп, бер агарып китте, бер кызарды.Һәттә зарарланган кулын да бераз күчереп куйды.
Моны күргән Альбина, шатланып Зиләгә карады.
Зилә апа, молодец, молодец сез.Кулыгызны күчерә алдыгыз бит.Димәк Петрович белән тикмәгә генә тырышмаганбыз, диде ул.Ә сез борчылмагыз яме, бар да яхшы булыр.Сез хәзер мине, сезгә үпкә тота дип уйлыйсыздыр.Юк Зилә апа, юк яме.Дәү әнине беләсез бит инде сез.Кешегә өч көннән артык үпкә тотасы түгел дип, гел өйрәтеп торды.Минем сезгә бер ачуым да юк, рәхмәт тә көтмим.Сез бары минем бер сорауга дөрес җавап бирегез, түлке дөресен яме..
-Айрат белә Алисә чынлап та бергәме?...

ҖИТМЕШ ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК

Зилә апа, нәрсәгә берни дә әйтергә теләмисез?Айрат өйләнгәнме???
Альбинаның йөрәге дөп-дөп типте.Хирургларда гына була торган сабырлык булмаса, инде күптән башын горур күтәреп ,чыгып та киткән булыр иде.Ләкин ул калды.Зиләнең чак селкенгән иреннәренә карап, Айраты турында хәбәр көтте.Зилә генә , әллә мин-минлеген җиңә алмыйча юри көттерде, әллә нидер әйтергә теләп сүзләр эзләде.
Зилә апа, мин сезне еллар узгач, бераз акылга утыргандыр.Акны карадан аера башлагансыздыр дип уйлаган идем.Ә сез , сез ачуыгыз килмәсен конечно.Сез һаман да шул таш икәнсез.Шулай диде Альбина чыгар якка атлады.
Шунда гына Зилә аңына килгәндәй:Спасибо, спасибо дип, кызга ялварулы караш ташлады.
Аңладым Зилә апа, аңладым.Рәхмәтеңә рәхмәт.Димәк Айрат чынлап та өйләнгән.Ярар әйбәт торсыннар
-Әәә...мин бит әле әйтергә онытып торам.Петрович Тамбовка шалтыратып белешкән.Айрат комадан исән-сау чыккан.Әкрен терелер Аллах бирса.Сез дә аякка басарсыз.Усал дип торып булмас бит инде сезне.Рәис абый хакына булса да, аякка бастырырбыз.Аңа болай да авыр.Ә сезгә, яратмасагыз да, минем белән килешергә , әйткәннәремне үтәргә туры киләчәк.
Альбина , Зиләнең зыян килгән кулына бераз массаж ясады, мендәрен рәтләп куйды.Аннары Зиләгә беренче тапкыр күргәндәй бераз карап торды да:
- Биргән даруларны эчегез, укол, системалардан да курыкмагыз.Барда әйбәт булыр, дип чыгып китте.Зиләнең рруччка дип, кулы белән язып күрсәткәнен күрмәде Альбина.
Бүлмәсенә керде дә ачу белән башындагы колпагын салып атты .Бер селтәнүдә диярлек халатын салып , шкафка элеп куйды.Бу минутларда Альбина тагын да уйчанланып, матурланып киткәндәй булды.Битләренә шәфакь нурыдай алсулык йөгерде.Колпак астыннан чыккан сары чәчләре, арыш кырыдай бөдрәләнеп җилкәсенә сибелделәр.Зәңгәр күлмәге дә түгәрәк зәңгәр күлне хәтерләтеп, дулкынланып куйды...
Димәк Айрат өйләнгәәән.Зилә апаның просто әйтәсе килмидер.Ә мин җүләәәр..
Альбинаның күз аллары караңгыланып китте. Әле генә көлеп торган күзләрен болыт каплады.Менә шулай ,яшенләп яңгыр яварга торганда гына, әкрен генә ишек шакыдылар.
Керегез, диде Альбина һәм шул минутта реанимация бүлегендә ятучы хатынны күреп, аптырап аңа карады.
Камиловна, ачуланмагыз зинһар, диде ул.Мине Петрович обычный палатага чыгара..
Ярар, ярар.Бик яхшы булган.Мин аңладым сезне.
Юк, Альбина, мин аның турында әйтергә дип кермәгән идем.Сез әле генә сөйләшкән хатын..
Ә-ә, әйе, Зилә апа ул.Нәрсә дә булса булдымы әллә?
Юк инде, бүлдерәсез бит.Ул сезнең арттан ручка, язарга дип ишара ясап калды.Бәлки нәрсәдә булса әйтәсе килгәндер.Сез аны күрмичә чыгып киттегез.Шуны гына әйтим дигән идем.
Шулай мени?Бик зур рәхмәт сезгә, рәхмәт ямегез.Мин алайса аның янына кереп чыгам диде Альбина .Аннары шкафында яткан ак картон битенә үрелде, пастасы әллә каян кычкырып торган ручкасын кулына алды.
Тагын нәрсәләр уйлап чыгарыр микән инде?дип уйлады Альбина.Өйләнгәненә дә ышанмыйча йөргән булдым әле.Югыйсә, акка кара белән язган иде бит.Тәки шул Алисәгә өйләнгән значит.Зилә апа да булышкандыыыр, булышмый калмас.Айратның үзенең генә бу хыянәткә барырга көче җитмәс иде.Картон бите белән ручкасын тоткан килеш, ишек төбендә бераз уйланып торды да,Альбина реанимация бүлегенә китте.Палатага керүгә Зиләнең елмайганын күреп, ничектер читенсенеп тә куйды әле.
Ярар, Зилә апа, көл әйдә, көл.Сиңа кешедән көлү килешә дип уйлады Альбина.Минем йөрәгемдә янган утларны белмисең шул син.Хәер, син гомер буе үзең турыңда гына уйладың шул.Кеше хисләре синең табан астында булды.
Шул вакыт,Зилә :Аааабиина, спасибо! диде дә, ишарәләп ручка сорады.
Ә-ә, әйе.Менә ручка ,диде Альбина, айныгандай.Сезгә нәрсәдер кирәкме?Язарга теләсәгез, әйдәгез ,мин бу битне тотып торам, сез языгыз.Зиләнең сөенгәне йөзенә чыкты, ручкасын тотып, Альбинаның кулындагы биткә тырыша-тырыша нидер яза башлады ул.Менә Зилә язып бетерде дә, кызга карап, кире ручкасын сузды.Всё, всё диде ул, һаман да нигәдер сөенгән сыман.
Нәрсә яздыгыз Зилә апа?Кая әле, нәрсә дә булса кирәкме?дип, Альбина язуга күз төшерде.Һәм андагы Зилә язган сүзләрне күреп катып калды.Еларга да белмәде ул, көләргә дә.Ярсу язларны яңгыратып кычкырасы да килде аның , урманнарга кереп югаласы да.
Чынлапмы, Зилә апа? Точно шулаймы? диде Альбина.Ә бит мин моның шулай икәнен белдем.Ничә еллар көттем бит мин Айратны, ничә еллар.Күпме язларны сыңар канат белән каршы алдым да, сагышлардан елый -елый сары көзләргә аяк бастым.
Шушы Зилә язган өч-дүрт сүз, Альбинага пар канатлар үстерде.Русча гына язган дүрт сүз.Сын не женился,любит тебя.Шушы сүзләр, аның йөрәгендә сүнеп барган сөю учагын, яңа көч белән тергезеп җибәрделәр.
Рәхмәт Зилә апа, рәхмәт диде Альбина.Мин үзем дә аның өйләнгәненә бик ышанмаган идем.Белсәгез иде сез, Айратны ничек сагынганны.
Да, да, диде Зилә дә елмаеп, спасибо.Спасибо.
Альбина , ышанмагандай тагын шул язуга карады.
-Русча сүзләр кыскарак булгач , язарга җайлырак булгандыр инде, дип уйлады ул.Ләкин ансы мөһим түгел.Айратым өйләнмәгән бит, мине көтә, мине генә ярата.
Ә менә алай булгач нигә Алисаны яратам, өйләнәм дип язган булды микән инде?Ә сиреннәр...
Альбина , стена буенда торган урындыкны алып Зилә янына утырды.
Зилә апааа, Айрат миңа :Дуслар гына булып калыйк, мин башканы яратам дип язган иде.Хәттә Алисаны үбеп төшкән фотосын да җибәргән иде әле.Чынлап та Айрат аның белән түгелме?Мин хәзер аның янына очармын, ә аның янында Алиса булса.Икенче тапкыр хыянәтне мин кичерә алмаячакмын бит.
Зиләнең яңаклары буйлап , яңгыр бөртегедәй яшьләр тәгәрәде.Аның күзләрендә үкенү белән сагыш та, шатлык та, барсы бергә буталган иде хәзер.Шул күз яшьләренә чыланган кулы белән, Альбинаның нәфис кулына үрелде ул.
Юуук, Абиииннаа, юуук, диде Зилә, күз яшьләре аша елмаеп.Сине көтә.
Мин дә аны яратам бит, Зилә апа.Мин дә сагынам.Әгәр икебез генә белгән сүзләрне язмаса, мин ул әйткән сүзләрне башка кеше язган дип уйлаган булыр идем дә.Ләкин шул кадерле, матур сүзләрне Айрат хатка язган иде.
Альбина әйтеп бетерүгә, бик тә үкенечле карашы белән, Зилә аны бораулап алды .Әйбәтләп сөйләшкән вакыты булса, хәзер барын да аңлатып сөйләгән дә булыр иде бәлки.Ләкин менә хәзер түгел.Альбинага карап, тагын бер генә сүз әйтеп куйды Зилә.Бары тик бер сүз!Күңелләрне айкап-чайкап атарлык, чытыртадып суккан яшендәй бер утлы сүз..Ссиирееень..
Альбинаның бер минутка аңы томаланды.Үз колакларына үзе ышанмыйча, күзләре зур итеп ачылды.
Сирень ?! Зилә апа, нәрсә дияргә телисез сез бу сүз белән.Сееез сеез ...Альбинаның тамагына төер тыгылды.Кипкән иреннәрен чылатырга теләп,тиз генә ялап алды да, керфекләрен күтәреп Зиләгә төбәлде.
Мин гаепле, диде Зилә, аңлашырлык итеп.Әйтерсең лә артык дулкынланудан сөйләме кире кайта башлады.Ааабиина, извиниии.
Извинии, дип кабатлады Альбина.Димәк, бу тылсымлы сүзләрне без икәү генә түгел...Аларны сез дә....

Дәвамы бар.

(Альфира Кадырова-Гайфутдинова)