Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

Геннадий Макаров: «Кушаматлар аша нәсел тарихын өйрәнеп була

Геннадий Макаров: «Кушаматлар аша нәсел тарихын өйрәнеп була»🌿 Кушаматларның кайсыларыдыр элекке ыру исеме белән бәйле, ә кешенең үзенә генә хас сыйфатларыннан килеп чыккан. Миңа калса, керәшеннәрдәге кушаматларның аерым бер сүзлеген төзерлек кызыклы материал табып булыр иде. Шулай ук, ыру тамгаларын туплап, аерым бер фәнни хезмәт бастырып чыгару да тарихыбыз өчен кирәк, дип уйлыйм. Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Бу урында мисалга үземне китерәм. Әни ягыннан без – Тукраннар. Тукран, диләр икән инде, кемнәр булуы билгеле. Менә тагын бер мисал, әйтик, Бүре Гөрие дисәләр, авылда сүзнең кемнәр турында барганын аңлап торалар... Тулырак:👇 https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/gennadiy-makarov-kushamatlar-asha-nsel-tarikhyn-yrnep-bula

Геннадий Макаров: «Кушаматлар аша нәсел тарихын өйрәнеп була»🌿

Кушаматларның кайсыларыдыр элекке ыру исеме белән бәйле, ә кешенең үзенә генә хас сыйфатларыннан килеп чыккан.

Миңа калса, керәшеннәрдәге кушаматларның аерым бер сүзлеген төзерлек кызыклы материал табып булыр иде. Шулай ук, ыру тамгаларын туплап, аерым бер фәнни хезмәт бастырып чыгару да тарихыбыз өчен кирәк, дип уйлыйм.

Кушамат ул барлык халыкларга да хас нәрсә. Ә без керәшеннәр өчен инде ул – табигый бер сыйфат. Авылда кемне дә булса исем-фамилиясе белән сорасаң, аптырап калырга мөмкиннәр. Ә кушаматын әйтсәң, шундук беләләр. Бөтен керәшен авылларында да шундый хәл. Бу урында мисалга үземне китерәм. Әни ягыннан без – Тукраннар. Тукран, диләр икән инде, кемнәр булуы билгеле.

Менә тагын бер мисал, әйтик, Бүре Гөрие дисәләр, авылда сүзнең кемнәр турында барганын аңлап торалар...

Тулырак:👇

https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/gennadiy-makarov-kushamatlar-asha-nsel-tarikhyn-yrnep-bula