Мишәрлеләр СВОдагыларга зур ярдәм күрсәтүдә бердәмнәр Мишәр авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүдә активлар. Яңа ел алдыннан авыл халкы тырышлыгы белән 100дән артык окоп шәмнәре, 150 банка ит консервасы, токмач кисеп СВОга юллаганнар. Гуманитар ярдәм эшен оештыручы фермер, авыл активисты Радик Вәлиәхмәтов мондый изге эшкә авылдашларының актив кушылганлыгын билгели. —Авылдашларыма рәхмәттән башка сүз юк. Чакыру белән бердәм булып Авылның хатын-кызлары безнең өйгә җыелып токмач кистеләр, консерва ясадылар. Без, ирләр, йортта парафин эретеп, йөзләгән окоп шәмнәре ясадык. Әйтергә кирәк, парафинны безгә Иске Балтач авылыннан эшкуар Радик Салихов алып бирде. Без инде аны эретеп, тимер банкаларны хәстәрләп тутырдык. Халыкның бердәмлеге шушында күренә дә инде. Иң мөһиме— илләр тынычлансын, —ди Радик Вәлиәхмәтов. Кечкенә авыл кешеләр зур эшкә үз өлешләрен керткәннәре өчен чиксез шат.
Мишәрлеләр СВОдагыларга зур ярдәм күрсәтүдә бердәмнәр
8 апреля 20258 апр 2025
~1 мин