Найти в Дзене
Кряшены

💫7 апрельдә Казанда меценат һәм хәйрияче көненә багышланган «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз

💫7 апрельдә Казанда меценат һәм хәйрияче көненә багышланган «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы узды.

Утырышта Зәйдән район китапханәләр челтәре директоры Сәрия Батршина, Сарсаз-Баграж мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова, Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова катнашты😍

Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

💬«Сезнең җылы посылкаларыгыз, хатларыгыз һәм кайгыртуыгыз мөһим әхлакый терәккә әверелә. Без Ватанны саклаучылар турында горурланып сөйлибез. Аларны җиңү белән көтәбез», — диде.

Көн хәйрия концерты һәм үзләрен шәфкатьлелек эшенә багышлаган хатын-кызларга Рәхмәтләр тапшыру белән тәмамланды👏

-2
-3