Найти в Дзене
Кряшены

Георгий Ибушевның яз башында иҗат ителгән өр-яңа шигырьләре

Георгий Ибушевның яз башында иҗат ителгән өр-яңа шигырьләре📖 Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иҗатын күпләр ярата. Сезгә аның «Туганайлар» редакциясенә юллаган өр яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез🤗 🌱Тагын килер язлар, елгаларда Ярларына сыймый су ташыр. Җылы ярда ачылыр тузганаклар, Тугайларга тургайлар кайтыр. Офыкларда күпереп ак болытлар, Яшьнәп-күкрәп аваз бирерләр. Иркәләнеп тынлы җылылыкка Ачылырлар тулган бөреләр. Ташкын сулар ярларына кайтыр, Җир күмелер татлы хуш искә. Иркәләнеп, сандугачлы таллар Толымнарын юар инештә. Туйга әзерләнгән сылу кыздай, Бар тирә-як күмелер аклыкка. Күз иркәләп, күгелҗем нур булып, Җылы дулкын тибрәр офыкта. 💫Тын гына йолдызлар сүрелә барганда, Офыклар алланып, үргә нур сарганда, Тузанлы юлларга таң чыгы төшкәндә, Гөлләрне иркәләп, җылы нур үпкәндә, Сыек пар акканда үрләрдән түбәнгә, Үзәнгә җәелеп, талларны күмәргә, — Сокланып туймаслык таң җыры башлана. КАЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ 🖋

Георгий Ибушевның яз башында иҗат ителгән өр-яңа шигырьләре📖

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев иҗатын күпләр ярата. Сезгә аның «Туганайлар» редакциясенә юллаган өр яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез🤗

🌱Тагын килер язлар, елгаларда

Ярларына сыймый су ташыр.

Җылы ярда ачылыр тузганаклар,

Тугайларга тургайлар кайтыр.

Офыкларда күпереп ак болытлар,

Яшьнәп-күкрәп аваз бирерләр.

Иркәләнеп тынлы җылылыкка

Ачылырлар тулган бөреләр.

Ташкын сулар ярларына кайтыр,

Җир күмелер татлы хуш искә.

Иркәләнеп, сандугачлы таллар

Толымнарын юар инештә.

Туйга әзерләнгән сылу кыздай,

Бар тирә-як күмелер аклыкка.

Күз иркәләп, күгелҗем нур булып,

Җылы дулкын тибрәр офыкта.

💫Тын гына йолдызлар сүрелә барганда,

Офыклар алланып, үргә нур сарганда,

Тузанлы юлларга таң чыгы төшкәндә,

Гөлләрне иркәләп, җылы нур үпкәндә,

Сыек пар акканда үрләрдән түбәнгә,

Үзәнгә җәелеп, талларны күмәргә, —

Сокланып туймаслык таң җыры башлана.

КАЛГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ 🖋