Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кряшены

⛪️7 апрель - Изге хәбәр (Благовещение) көне

⛪️7 апрель - Изге хәбәр (Благовещение) көне Бу изге көнне христиан динен тотып яшәүче кеше бик көтеп ала. Ел саен 7 апрель көнне һәрбер Алла йортында бу бәйрәм бик зурлап искә алына. Ходаебыз Иисус Христосның туасы алдан ук билгеле була. Изге кыз Мария да Ходайдан соралып алынган бала була. Аның әтисе Яким, әнисе Анна бик изге тормыш белән торып, кешеләрне яратып гомер кичерә. Ләкин аларның картайганчы балалары булмый. Үзләренең карт булуларына карамастан, бала сорап Ходайга теләк итүдән туктамыйлар. Аны изге тормышка өйрәтеп Ходайга тәрбиягә тапшырасыларын әйтеп сүз бирәләр. Ходай аларның түземле булуларын күреп, яратуларына шикләнми бала бирә. Изге фәрештә аны Мария исемле буласын да белгертә. Бу баланың тууы бар кешене шатландыра. Яким белән Анна биргән вәгъдәләрен бозмыйча, Марияга 3 яшь тулгач аны чиркәүгә тәрбиягә бирәләр. Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/7-aprel-izge-khbr-blagoveshchenie-kne

⛪️7 апрель - Изге хәбәр (Благовещение) көне

Бу изге көнне христиан динен тотып яшәүче кеше бик көтеп ала. Ел саен 7 апрель көнне һәрбер Алла йортында бу бәйрәм бик зурлап искә алына. Ходаебыз Иисус Христосның туасы алдан ук билгеле була.

Изге кыз Мария да Ходайдан соралып алынган бала була. Аның әтисе Яким, әнисе Анна бик изге тормыш белән торып, кешеләрне яратып гомер кичерә. Ләкин аларның картайганчы балалары булмый. Үзләренең карт булуларына карамастан, бала сорап Ходайга теләк итүдән туктамыйлар. Аны изге тормышка өйрәтеп Ходайга тәрбиягә тапшырасыларын әйтеп сүз бирәләр. Ходай аларның түземле булуларын күреп, яратуларына шикләнми бала бирә. Изге фәрештә аны Мария исемле буласын да белгертә. Бу баланың тууы бар кешене шатландыра. Яким белән Анна биргән вәгъдәләрен бозмыйча, Марияга 3 яшь тулгач аны чиркәүгә тәрбиягә бирәләр.

Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/7-aprel-izge-khbr-blagoveshchenie-kne