Бүген, 7 апрель - Благовещение🕊️ Изге Кыз Марияга пәриштә изге хәбәр әйткән көн. Карендәшләр, бәйрәм белән сезне! Барыгызга да ару хәбәрләр ишетеп кенә яшәргә язсын!❤️ Ару хәбәр көне🕊️ Изге Арукыз Мариягә Иңдерелгән Арухәбәр. Язның җәмле бу көнендә Тиз таралган изге хәбәр. Арухәбәр иңдерелгәч Көн җәмләнгән ди, җактырган. Изге Арукыз Мария Яз җегәрен дә арттырган. Арухәбәр иңдерелгәч Яңгырлар да яуып киткән. Мул уңышлы еллар теләп Чиркәүләрдә келәү үткән. Зинаида Захарова