Найти в Дзене
Саба таңнары

Кызыл- Мишә авылында истәлекле вакыйга булды

Кызыл- Мишә авылында истәлекле вакыйга булды. Әфган сугышы һәм чик саклау гаскәрләре ветераны Наис Фәиз улы Хафизов истәлегенә ул яшәгән йортка элмә такта куелды. Әлеге чарага әфганчының бергә хезмәт иткән иптәшләре кайтты һәм бу вакыйганың сәбәпчеләре дә нәкъ менә алар. Совет гаскәрләренең әфган җирләреннән чыгарылганына быел 36 ел тулды. Ветераннар, еллар үтсә дә, ул вакыттагы авырлыкларны һәм көрәштәшләрен онытмыйлар. Сугышта һәлак булган, аннан исән-сау кайтып тыныч тормышта яшәп вафат булганнарның исемен мәңгеләштерергә тели алар. Әфганчылар республикабызның төрле районнарыннан җыелып кайтканнар иде. Наис Хафизов истәлегенә булган матур чара алга таба Кызыл- Мишә авылы клубында дәвам итте.

Тулырак...

-2