Керәшен сөйләменнән🌻 Керәшеннәрнең дә үзләренә генә хас сөйләме, үзенчәлекле сүзләре бар😍 Шоннык - гаҗәпләнү сүзе, бигрәк тә начар, куркыныч нәрсә күргәндә. Сантый - юләр, тиле, исәр. Гүрнәчә - өй түре, ак өй. Чәнәшкә - кечкенә чана. Тәҗел - тиз, өлгер, җитез. Туера - яшь имән яки бәрәннәргә җыйган иман себеркесе. Тустыган - кружка, стакан. Чәркә - аяклы рюмка. Подаука - махсус үлчәм итеп ясалган 1 пот (16 кг) сыешлы, бер тоткалы юкә кисмәк. Ашлык үлчәү өчен кулланылган. Җәйләү - чәй тәлинкәсе. Чабагач - ашлык сугу өчен ике өлешле таяк (цепь). Әпрәмән, әпертмән - әрекмән, тигәнәк (лопух). Маймыч - hәp төр балыкның да ваклары (малек). Койка, дерелдек - холодец. @tuganaylar_2002