Олы көн алдыннан среда көнне керәшеннәр «үлеләр мунчасы» яга🙏🏻 Керәшеннәр - борынгылык белән нык бәйләнештә булган халык. Гасырлар узса да, борынгыдан ук үтәп килгән йолалар бүген дә саклана. Чиркәү, исә, бу йолаларга каршы, Ходаебыздан кала башка нәрсәләргә (Җиргә, Күккә, Кояшка, Агачларга һ.б.) табынырга кушмый. Ә керәшеннәр, дингә кадәр үк, боларның барысын да кадерләп, алардан көч алып, тау итеп (рәхмәт әйтеп) яшәгән. Бу көнне мунча ягыла. Дөнья кешеләре кояш баеганчы юынып бетәргә тиешләр. Өйдәге һәркем мунча кереп беткәч, мунчаны юып чыгаралар. Эссе салып, тазларны, чүмечләрне чайкап, аларга талымлап су салып калдыралар...👇 Тулырак: https://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/oly-kn-aldynnan-sreda-knne-kershennr-lelr-munchasy-yaga