Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Балтачка ни өчен санавиация вертолеты төште

Балтачка ни өчен санавиация вертолеты төште? Бу сорау күп балтачлыларда кызыксыну уятты һәм социаль челтәрләрдә әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикер алышулар күзәтелде. Шушы сорау белән Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул җиткергән мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Иске Балтачка санитария авиациясе линиясе буенча вертолет килгән һәм авыр хәлдәге пациентны алып Уага юлланган. Бүгенге көндә пациентның хәле яхшыра башлаган. — Санавиация сәламәтлек саклау системасында төп роль уйный, иң ерак почмакларда авыруларга тиз һәм нәтиҗәле медицина ярдәмен тәэмин итә. Ул гомерләрне коткарып кына калмый, ә пациентларның квалификацияле белгечләргә барып җитүен тәэмин итә, бу ашыгыч хәлләрдә аеруча мөһим. Пациентларның гомерен коткаручы белгечләргә зур рәхмәт белдерәбез, — ди Салават Фаат улы.

Балтачка ни өчен санавиация вертолеты төште?

Бу сорау күп балтачлыларда кызыксыну уятты һәм социаль челтәрләрдә әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикер алышулар күзәтелде.

Шушы сорау белән Балтач үзәк район хастаханәсе баш табибы Салават Гыйльметдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул җиткергән мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Иске Балтачка санитария авиациясе линиясе буенча вертолет килгән һәм авыр хәлдәге пациентны алып Уага юлланган. Бүгенге көндә пациентның хәле яхшыра башлаган.

— Санавиация сәламәтлек саклау системасында төп роль уйный, иң ерак почмакларда авыруларга тиз һәм нәтиҗәле медицина ярдәмен тәэмин итә. Ул гомерләрне коткарып кына калмый, ә пациентларның квалификацияле белгечләргә барып җитүен тәэмин итә, бу ашыгыч хәлләрдә аеруча мөһим. Пациентларның гомерен коткаручы белгечләргә зур рәхмәт белдерәбез, — ди Салават Фаат улы.

-2
-3