Азап атнасы. Понедельниктан субботага кадәр Иисус белән булган вакыйгалар. Иманнар Олы уразаның соңгы атнасы иң кырысы. Ул Азап атнасы (Страстная неделя) дип атала. Бу атнада чиркәүләрдә Иисус Христосның Җирдәге соңгы көннәрен, азаплануын һәм качка кадаклануын искә алалар. Азап атнасының Олы понедельнигы – Чиркәү бу көнне үзенең азапланулары белән Иисус Христосның прообразы булган Иске Закон патриархы Иосифны искә ала. Иосиф бертуганнары тарафыннан Египетка 20 сребренникка сатылган; үз чиратында Иисус Христосны да Иуда 30 сребренникка саткан. Шулай ук, бу көнне җимеше булмаган инҗир агачына Ходай каргыш салганны да искә ала. Миро маен пешерә башлыйлар. Олы вторник – Иисус Иерусалим храмы эчендә дә һәм тышында да Ходай диненә өйрәтә. Моны ишетеп, күреп, Ходайны танымаучылар Аны тотып, үтерергә карар кыла. Олы среда – Ходайыбыз Иисус Христосны азапларга, үлемгә биргән көн. ИМАННАР: https://tuganaylar.ru/news/belemnek/azap-atnasy-ponedelniktan-subbotaga-kadr-iisus-beln-bulgan-vakyyga