“Аллага шөкер, яшь әле мин, унсигездә генә”, – дип торган ак яулыклы апа-әбиләргә күз тимәсен. Гөлсем апа Мәгъсумова да менә 84 яшендә дә җырлап, биеп йөри. Әле бассейнга да өлгерә, сатуга токмач та кисә. Мохтаҗлыктан түгел анысы, 20 ел буена эшләп өйрәнгән эш, тик торырга күнекмәгәнлектән. Токмачларын көтеп алучысы булып торганда, үзенә бер шөгыль, кеше арасында йөреп кайтырга бер сәбәп тә булып тора бит әле мондый эш. Өлкән буын шундый инде – җор телле дә, тырыш, сабыр да.
“Баламны куенымнан тартып алдылар...”
– Кайда гына эшләмәдем мин, – дип яшьлеген исенә төшерә Гөлсем апа, – Авылдан килгәч тә, урам себерүче булып урнаштым. Торыр җир кирәк бит, дворникларга фатир бирәләр дип ишеткән идек. Ләкин аны алганчы күрәсе михнәтләр байтак булган икән. Без Арча районы Хәсәншәех авылыннан, калага 1960 елда, өйләнешкәч килдек. Ирем Гафурҗан курку белмәс, бик тәвәккәл кеше иде. Кая буш бүлмә бар, фатирмы ул, тулай торакмы, шунда “нахальным образом” керәбез дә урнашабыз. Кергән бер җирдән куып чыгаралар, билгеле. Берсе 25 квадрат метрлы иде, аерым аш бүлмәсе дә бар моның. Берәр ай чамасы торганбыздыр анда. Һәм ничектер 5-6 яшьлек бала белән бер хатынны керттеләр монда. Баксаң, аның бер абыйсы милициядә эшли икән, икенчесе тагын әллә кем. Болар күп сөйләшеп тормадылар, безне куа да башладылар. Дүрт кешегә каршы нишли алабыз инде. Гафурҗан ярдәмгә Вәҗих абыны чакырырга йөгерде. Мин караватка ябыштым, имеш фатирдан чыкмыйм. Башта бер кулымны, аннары икенчесен каерып тотып, куенымнан баламны тартып алдылар болар. Без урамга чыгарып ташланган, ватылган әйберләребезне җыеп алганчы, улыбызны юк иттеләр. Кыш уртасы, февраль ае. Бәрәңгеләребез өшемәсен өчен күршеләр үзләренә кертеп куйган. Флүрә апаларга кереп кундык та иртүк колхоз базарындагы милициягә чаптым. Баламны табарга кирәк бит. Тегеләр улымны: “Ташландык бала таптык”, – дип илтеп тапшырган булганнар. Милициядә: “Өсте-башы чиста, матур тышлы юрганга төрелгән ташландык бала булмый инде дип уйладык без аны”, – диләр. Хезмәткәрләре улыбызны Һади Такташтагы балалар йортына илтә киткән булып чыкты. Анда йөгердем. Русча нидер әйтәләр, аңламыйм. “Когда не надо бросают, потом приходят”, – дип ачуланалар. “Татары естьмы” дип сорыйм. Бер татар хатынын табып, төнлә булган хәлләрне сөйләдем, ул тәрҗемә итеп тора. “Балаңны танысаң, алырсың”, – дип бүлмә саен алып киттеләр. Үзем биш ай буе имезеп үстергән сабыемны танымаска! Баланы күреп кочагыма алмакчы гына булган идем, бирмиләр. Гариза яздырдылар, аннары кулларны юдыртып күкрәкләрне саварга куштылар. Көч-хәл белән улымны кайтара алдым. Әле дә кыш уртасында урам буйлап “кая барырга икән” дип бала күтәреп кайтканым күз алдында. Гафурҗан тагын бүлмә тапкан булып чыкты. Колхоз базары белән вокзал арасында, Ухтомский урамында иде монысы. Подвалга 13 баскыч аска төшәсе, 20 квадрат метрлы бүлмә. Килеп кергән мәлне кап-кара олы тараканнарны, дүрт-биш кат ябыштырылган обойларны күргәч имәнеп киттем. Акрынлап рәткә керттек, матурладык инде.
– Дворникларга тиешле фатир булмадымы?
– Менә шушы инде. Биш ел узгач пропискага кереп, кешечә урнашып яши башладык. Ул подвал-фатирда гына да18 ел гомер узды. Тәрәзәләре тар гына, өстә, кешеләрнең аяклары гына күренә, аннан кояш яктысы да бик тансык кына булып төшә иде. Өстәвенә якында гына прачечный, шуның сулары безгә кадәр агып төшә. Ә мин дворник булып 9 ел эшләдем дә, ипи кабул итүгә урнаштым. Ул вакытта колхоз базарында зур ипи кибете бар иде, шунда ике ел эшләдем. Көненә бишәр машина килә, 140 лоток, һәркайсында берәр килолы 14 буханка ипи. Гел авыр, ирләр эшендә йөргәнмен инде үзем дә. Безнең җизни “Точмаш”ның директор урынбасарын йөртә иде. “Гел авыр эштә эшлим, берәр уңайлырак эшкә урнашасы иде бит”, – дигәч, заводка барып карарга киңәш итте. “Анда ак башлык, ак халат кына киеп йөриләр”, – дисә дә җизни, үз хикмәтләре булган инде ул эшнең дә. 13нче цехка урнаштым мин, “вредность” белән 45 яшьтән пенсиягә чыгу мөмкинлеге бар иде. Берсендә цехта шартлау булды. Рафаэль Шакирович дигән мастер күкрәге белән капламаган булса бөтен цех белән очасы булганбыз. Халык чабыша, бөтен җирдә кан, кеше җәсәде, тән кисәкләре – коточкыч. Контузия алучылар булды, бер кыз кулсыз калды. Өйгә кайткач, күзне генә йомам, теге мастер күз алдына килә. Торам да тизрәк йон эрләргә утырам. Гафурҗан ачулана: “Ташла ул эшеңне, җүләрләнәсең бит болай”, – ди. “Гомер буе авыр эштә йөрдем, монда утырып кына эшлисе, китмим”, – дип калдым. 8 ел эшләп 45 яшемдә пенсиягә чыктым.
– Завод эшчеләрен яхшы фатир белән дә тәэмин иткәннәрдер?
– Чиратка бастырдылар инде. “Син биш кенә ел эшләдең бит әле, бездә 25 ел эшләп тә фатир көтүчеләр байтак әле”, – дигәннәр иде.
Роза исемле бер хатын Терешкованың адресын тапкан. “Әйдә хат язып карыйк, бәлки берәр файдасы тияр. Өч бала һәм кулсыз инвалид ир белән гомер буе подвалда яшисеңме”, – ди бу. Ничек бар, барысын да яздык хатка. Роза тагын “Казаннан гына җибәрсәң, бу хат югалачак, Мәскәүгә бара торган берәр кешене табарга кирәк” дип өйрәтте. Минем бер иптәш хатын поездларда проводница булып эшли иде, аның артыннан җибәрдек бу хатны. Берзаман “дворец труда” чакыра.
Боларга Терешковадан җавап килгән. “Безгә килмичә ник Мәскәүгә яздың” дип ачуландылар инде. Мин монда эш урыны гына дип уйлый идем, фатир да бирәләр мени монда, дигән булдым. Нишләп бирсеннәр инде, кермәгән җир, сорамаган оешма калмады бит. Ә Мәскәүдән хат килгәч, нәтиҗәдә “йорт әзер булуга Мәгъсумовлар гаиләсен өч бүлмәле фатирга урнаштырырга” дигән белешмә тоттырдылар. 1980 елда яхшы, яңа фатирга күчтек. Бер якта 3 метрлы, икенче якта 6 метрлы балкон, кухнясы зур, ике караңгы бүлмәсе бар иде. 19 ел яшәдек шунда. Урыны да яхшы булды, кыш көннәре чаңгыда да чыга идек. Малай өйләнгәч, фатирны сатып үзебезгә бер бүлмәлене алдык та, яшьләрне урнаштырдык. Аллага шөкер, ирем инвалид булса да, кулыннан эш килә иде, бер генә куллы дип үзен кызгандырып тормады, дөнья көтте, балаларны тәрбияләде. Вознесениеда йорт та күтәреп куйдык, ләкин саттык аны. Бик каты тавыш һәм тузан икән анда.
“Булачак кайнанам: "Исереккә атланып чыкмасаң, ир күрмәс идеңме әллә”, – дип каршы алды”
– Гафурҗан абый кулын ничек өздерде?
– Юдино бистәсендә поезд астына эләкте ул. Өстеннән ике вагон чыккан. Әллә кыйнаганнар, әллә үзе эчкән булган, анысын тикшереп йөрмәдек инде. Ул тирәдә Гафурҗан яшьлегендә яраткан хатын тора иде, шуның янына йөргән чагында булды инде бу хәл. Машина белән Аракчинога цистернада чиста су ташый иде ирем. Кайтмаган көннәрендә Бутиковларда йоклыйм мин дигән була. Берсендә ике көн кайтмагач эзләп бардым моны. “Нишләп ирең бездә йокласын, әнә шул хатында тора бит ул, анда кунып ятадыр”, – димәсеннәрме. Малайга өч яшь тирәсе, бала белән килгән идем.
– Кичердегезме?
– Берсендә чемоданын тартып чыгарып, “әйдә бар, тор аның белән” дип әйберләрен тутырып бирдем. Тоткан да, Гөлсем куып чыгарды, дип әниләргә менгән. Апа “ирең бездә” дип килеп әйтте. Бик хәйләкәр, үткен булды Гафурҗан. Үзем әтисез үскәч, балаларның аталары булсын дип түздем инде. Китәргә җыенмадым да, китәм дигән уй башыма да килмәде. Әниемнең урыны оҗмахта булсын, “кызым, ирләр алар кызу, чорсыз булалар, барасыз икән, түзәрлек булыгыз, мин сезне көчләп бирмим” дия иде. Гафурҗан белән без икебез дә бер авылныкы, ул миннән өч яшькә олы иде. 1960 елда өйләнештек. Ул армиядән кайткач та Әнисә исемле күрше кызыннан “моның егете бармы” дип минем хакта сораган. “Егете бар аның, Балтачта тора дигән” теге кыз. Шунда Гафурҗан: “Ул минеке була”, – дип кистереп әйткән. Югыйсә, үзенең Казанда озатып калган, яратышып йөргән кызы да булган. Ләкин ул кыз аңа кияүгә чыгудан баш тарткан. Гафурҗанның абыйсы да өйләнеп, хатын аерып йөргән чагы иде, даны чыккан күрәсең. 1957 еллар бу, мин фермада эшлим. Кул белән 20 шәр сыер савабыз. Чаялык та булгандыр инде, усаллык та – юаш булсаң, фермада эшли дә алмыйсың. Үзеңне яклый белергә кирәк. Фермада эшләгән кызлар кияүгә дә беренчеләрдән чыгалар иде. Без бергә 11 кыз эшләдек һәм күбебез тиз арада урнашып беттек.
Мине булачак кайнанам “исереккә атланып чыкмасаң, ир күрмәс идеңме әллә” дип каршы алды. “Ярар, әйдә, болай итеп торып калып булмый инде”, – дип чыгып китмәкче идем. Гафурҗан шунда: “Әни, мин абый кебек кат-кат өйләнергә җыенмыйм, Гөлсемнең әнисе никах укытыр алайса”, – диде. Шунда әнкәй елап җибәрде. Аның үзенә дә үзенә дә 54 яшь иде, бер рәхәт күрмәгән. Тормышы бик авыр, түшәмнәренә башлар тия иде, юклыкта, мохтаҗлыкта яшәгән чагы. Ире сугышта үлгән, ялгызы ничә бала күтәрергә кирәк. Мин аны бер дә гаепләмим. Кем белә, бәлки аның никах укытырлык хәле дә булмагандыр. Гафурҗан өйләнүе хакында кисәтмәгән, рөхсәт сорамый-нитми килен алып кайтканына әнкәйнең ачуы килгәндер. Никахны безгә ике көннән соң гына укыттылар.
“Кычытканнан кәтлит пешерә идек”
– Гөлсем апа, үзегез ничә бала үстегез? Сезнең дә әтиегез сугыштан кайтамаган дип беләм.
– Әти сугышка киткәндә без бишәү калганбыз. Әтиебез әнинең икенче ире булды. Әнинең беренче ирен кыйнап үтергәннәр. Ә безнең әти Хафиз. Ул бик чибәр кеше булган, гармунда бик оста уйнаган. Аның үзе белән алып килгән Чулпан абыебыз бар иде. Ул абыебызны сугыш вакытында ФЗУга алдылар. Юдинода ФЗУда ачка үлгән диделәр. Әни барды, ләкин гәүдәсен дә бирмәделәр. Тәбрис үлгәч җирләрне тырмап елады әни, җанкаем. Шундый авыр вакытларда алып калган, кул арасына кергән, эшкә дә ярый башлаган тупырдап торган балаң юк кына уен аркасында үлсен әле. Бала хәсрәтеннән Аллаһ Тәгалә үзе сакласын.
Безнең әни туксанга кадәр яшәде. Олыгайган көнендә үзенең ирен Габделбәдәр дип әйтә башлады. Төзәтә идек аны, безнең әти Хафиз бит дибез. “Беренче ирдән соң калганы ир булмас, бәйрәмдәгедәй ашың булмас, әтиегез кеше арасына бик кергән иде, ләкин гомер буе Габделбәдәрне яраттым” дип әйтә иде. Авылга алып кайтып беренче ире янына җирләргә кушты. Үләр вакыты җиткәч әни “балалар, бер дә рәхәт тормыш бирә алмадым сезгә, миңа рәнҗеп калмагыз инде” дип елады. Авылдагы апа “нинди рәнҗү, кыйнаганың, сукканың өчен рәхмәт, тәрбияңә рәхмәт, әни, кеше алдында ким-хур итмәдең” дип юатты. Каһәр сугыш еллары бәгырьгә үткән инде безнең. Бер танышым әле хәзер дә кычыткан ашы ашый алмыйм ди. Сугыш вакытында ашаган акбашлар, үләнле ашлар искә төшә. Кычытканнан кәтлит пешерә идек, онсыз, итсез бит ул.
Без өч кыз булып калдык. Мин кечкенәсе, ике апам бар. Өлкәнебезгә 87 яшь, авылда ул. Әле улым белән кайтып килгән идек, саулыгы чамалы, бирешә башлаган апа. Казандагысы шөкер, колагы гына начар ишетә. Барыбыз да җырларга яратабыз. “Без кухня җырчылары” дигәч, апа “мин кухня җырчысы түгел” ди. Ул 1951 елны Казанга киткән иде, Сара Садыкова клубына йөргән, төркемнәрдә җырлаган. Мин токмач җәйгән арада радиодан матур көй ишетсәм биеп тә җибәрәм. Яраткан җырларның сүзләрен радиодан отып берәр дәфтәр битенә язып куям.
– Сезнең балаларның да яше бардыр инде, Гөлсем апа?
– Улыма 59 яшь тула, сеңелләренең берсенә 55, кечкенәсенә 45 яшь. Җиде онык, җиде оныкчыгым бар минем. Бәхетле әни, бәхетле әби, бәхетле карт әби мин. Балалар шалтыратып “нәрсә китерик” дип кенә торалар. Бөтен әйбер дә бар, пенсияләр җитәрлек, Аллага шөкер. “Миңа ризык ташымагыз, сез китергәнне ашыйсы була, аннары тазарам бит мин” дим балаларга. Гафурҗан гына иртәрәк китеп барды шул. Бабайның үлгәненә 10 ел инде.
“Яратуның яратмауның нәрсә икәнен белмим мин”
– Урын өстендә озак яттымы Гафурҗан абый?
– Әле параличка кадәр, кулсыз калгач та “моның белән ничек торырсың” диючеләр булды. Палатада бер ир-ат бар иде, парашют белән сикереп позвоночнигын имгәткән, култык таягы белән генә йөри иде. Шул әйтә: “Ташла син бу гарипне, кеше түгел бит инде ул, үзеңә җүнле ир табарсың”, – ди. Калак сөяге, җилкәсе юк, колагы өзелгән, ярты гәүдәсе юк дияргә була, күзләре кып-кызыл. “Әйттем мин сиңа, Гафурҗан, алай йөрү яхшыга китерми дип күпме әйттем”, – дим моңа. Палатага чыккач елый икән. Ташлар дип курыккандыр инде шул чакта ук. Урыны оҗмахта булсын, сүзләрем дога булып ирешсен үзенә. Зарланып сөйләвем түгел. Күрәчәгем булгандыр, ни хәл итәсең. Бер генә кулга калса да, тик ятмады, тырыш кеше иде ул. Без гомер буе артык бай да булмадык, ярлылыкта да яшәмәдек.
“Китәм инде каласың, мин киткәч кем күзләренә мөлдерәтеп карарсың” дип җырлагач берсендә елап җибәрде. “Эчләрең өзелеп төшә инде, нигә газапланасың, күтәрмә” ди торган иде үзен караганда. Бер кулы булмагач, аны күтәрүе тагын да авыр, шуа да төшә кулдан. Тастымал, пеленкалар белән биленнән бәйләп, кулы исән ягыннан чөеп алып шулай күтәреп йөртә идем. Асларын алырга, киендерергә, урын-җирен алыштырырга кирәк бит. Өч ел ятты. Ир кеше бит ул. Күргәнгә Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлык бирсен, күрмәгәнгә күрергә язмасын андый сынауларны. Начарлана башлагач, ялгышып миңа әни дип дәшә иде. “Мин алты яшьтән үз-үземне туйдырдым” дип елый-елый сөйли иде. Мине әни карамады дигән чагында: “9 ай күтәргән, 6 яшеңә кадәр ачтан үләргә бирмәгән, тагын нәрсә кирәк сиңа, аңа җиңел булганмы әллә”, – дип ачулана идем. Соңгы елларында, авыртканда шул сүзләремне исенә төшереп әнигә тел-теш тидермәдең, дип рәхмәтләр укыды. Парализованный килеш ятканда “мин сине болай карарсың дип уйламаган идем”, дип әйтә иде.
– Яраткан кешене генә болай кичереп, тәрбияләп буладыр...
– Яратуның яратмауның нәрсә икәнен белмим мин. Яшьли тормышка чыктым, бергә бардым, бер белән тордым. Үземә башка бер кешене дә якын китермәдем. Бер кешедән бер начар сүз әйттермәде миңа Гафурҗан. Ул яктан яклаучым бар дип тыныч яшәдем. Җен белән бер булды инде үзе. Усаллыгы, чорсызлыгы килешеп тә торгандыр аңа. Эчмәсә, бер дигән кеше иде инде. Баштарак, бала тапма, синең белән тормыйм мин дип әйтә иде. “Ярый, тормасаң, әнием сугыш вакытында биш бала үстерде әле, өчесен генә ничек тә күтәрермен, кеше итәрмен” дип өченче кызны да таптым. Соңрак “курыкмый алып кайтканың өчен рәхмәт инде сиңа, Гөлсем. Олыларын тәпи киткәнен дә, үскәнен дә күрмәдем бит мин” диде. Төпчеген бик яратты.
Гомер буе сабыр итеп торгач, нервлар какшаган инде менә. Хәзер бар да йөрәккә бәрә. Балалар, оныклар өчен дә борчыласың. Хәзерге заманның да үз авырлыгы бар бит. Яшьләр ипотекага кереп чумалар, бөтен тормыш кредитларга корылган. Аларны түләргә акчасы, эше кирәк. Шөкер, шул хәерчелек, ачлык юк, сугышлар булмасын.
Альбина ГАЙНУЛЛИНА