Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Акыллы Акбай

Акыллы Акбай («Тукайга ияреп…») Әйдәле, Акбай, тыңла сүземне: Һич бушка уздырма көнеңне! Син кирәкле һөнәрләр өйрән, Чокыр-окоп казы, казы тирән! Эшлә, йөгер, сикер, шуыш, чап, Йортны сакла, үзеңә ризык тап! Көндәлек режимны да сакла: Иртүк тор һәм вакытлы йокла! Хуҗам, аңлыйм сүзне, тырышам: Сезне мәктәпкә озатам, булышам. Дускай, син дә оныта күрмә мине: Тәмле ризык ала кайтырсың яме?! Ах, нинди уңган, акыллы Акбай! Эшкә өйрәнү уңышка илтә, шулай. Акбай сыман эшчән-үрнәк булыйк: Барыбыз да тырыш һәм нык торыйк! Әхмәтвәлиева Азалия Илнар кызы, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.

Акыллы Акбай

(«Тукайга ияреп…»)

Әйдәле, Акбай, тыңла сүземне:

Һич бушка уздырма көнеңне!

Син кирәкле һөнәрләр өйрән,

Чокыр-окоп казы, казы тирән!

Эшлә, йөгер, сикер, шуыш, чап,

Йортны сакла, үзеңә ризык тап!

Көндәлек режимны да сакла:

Иртүк тор һәм вакытлы йокла!

Хуҗам, аңлыйм сүзне, тырышам:

Сезне мәктәпкә озатам, булышам.

Дускай, син дә оныта күрмә мине:

Тәмле ризык ала кайтырсың яме?!

Ах, нинди уңган, акыллы Акбай!

Эшкә өйрәнү уңышка илтә, шулай.

Акбай сыман эшчән-үрнәк булыйк:

Барыбыз да тырыш һәм нык торыйк!

Әхмәтвәлиева Азалия Илнар кызы, Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы.