Найти тему
Интертат

Гөлназ Асаева 39 градус температура белән авырган килеш концертта чыгыш ясаган

Гөлназ Асаева, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелгән килеш, Уфа сәхнәсендә чыгыш ясаган.

Җырчының температурасы иртән үк күтәрелгән булган. «Башымның авыртуына чыдый алмыйча ята идем, температураны үлчәдем – 39», – дип язган җырчы иртәнге 5тә. Югары температура кичкә кадәр төшмәгән, һәм аңа шулай тамашачы алдына чыгарга туры килгән.

Аннан алдагы көндә дә Гөлназның температурасы 40 градус булган. Җырчы Башкортстанда әти-әнисе янында калган, шунда гына температурасы төшеп киткән.

«Температура төште. Ничек алай буладыр, әниләргә кайтсам, температура төшә. Әни биргән дарулар гел ярдәм итә. Барысы да яхшы, ял итәм», – дип сөйли җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.