Башкортстанда авариядә воркаут буенча Бөтенроссия пляж уеннарының абсолют чемпионы 16 яшьлек спортчы һәлак булган. Тагын 1 үсмер имгәнгән, ул хастаханәдә ята. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Фаҗига Бүздәк районында М5 «Урал» юлында була. Октябрьск шәһәрендә яшәүче 16 яшьлек егет «ВАЗ-2109» машинасында барган чакта, каршыга килә торган «Renault Premium» йөк машинасына бәрелә. Авариядә балигъ булмаган яшьтәге машина йөртүче, аның 14 яшьлек пассажиры имгәнә. Йөк машинасын йөртүче 42 яшьлек ир-атка зыян килми. Кичә иртән «ВАЗ» йөртүчесе хастаханәдә үлә. Башкортстан буенча ЮХИДИ хәбәр иткәнчә, 7 гыйнварда яшь спортчы машина сатып алган, икенче көнне трассага чыккан һәм идарәсен югалткан, каршы якка чыгып киткән дә йөк машинасына бәрелгән. Машинада 14 яшьлек үсмер дә булган, ул җитди имгәнгән. Мәрхүм егет Октябрьский шәһәрендә туган, 11 яшендә рус силомеры буенча Бөтенроссия турнирында җиңгән. Ул - шулай ук воркаут буенча Бөтенроссия пляж уеннарының абсолют чемпионы, физкультура буенча Юри
«Машинаны кичә алды». Россия чемпионы, илдә «иң көчле малай» Башкортстанда авариядә үлгән
10 января 202410 янв 2024
1
1 мин