Традиция буенча ел саен Үзәк район китапханәсе узып баручы елга нәтиҗәләр ясый һәм китапханәгә еш йөри һәм күп китап укый торган иң яхшы укучыларын билгеләп үтә.
“Безнең йолдызлыкта - иң яхшы укучылар” - шундый исем астында Үзәк район китапханәсендә фото - стенд оештырылган, анда китапханәнең 2023 елда иң яхшы укучыларының фотосурәтләре урнаштырылган. Алар төрле яшьтә, төрле профессия кешеләре, ләкин аларны бер нәрсә - китапка мәхәббәт берләштерә.
Китапханә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре даими укучыларына озак вакыт дәвамында китапханәбезнең тугры дуслары булып калганнары өчен рәхмәтле.
- Барлык укучыларыбызга да сәламәтлек, шәхси тормышларында һәм эшләрендә зур уңышлар телибез! Сезнең белән очрашуларга без һәрвакыт шат, китапханәләребездә сезне көтеп калабыз,- диләр алар бертавыштан.