Найти тему
Услон.РТ

Кыш Бабайда кунакта

Вахит мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә “Кыш Бабайда кунакта” Яңа ел программасы узды. Бәйрәм балалар өчен оештырылган иде. Тантана башланыр алдыннан Вахит авылы мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, катнашучыларга бәхет, игелек, яхшы кәеф теләде.

Кыш бабай һәм Кар кызы барлыкка килү белән чын бәйрәм башланды. Төрле төстәге утлар белән җемелдәгән Яңа ел чыршысы янында балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар. Балалар Кыш Бабайны һәм Кар кызын Яңа ел турында шигырьләр белән сөендерделәр. Ата-аналар бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм эшләрендә уңышлар теләделәр. Барлык катнашучылар призлар һәм бүләкләр алды.