Авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары көче белән сугышчыларга яңа ел күчтәнәчләре: яңа суелган ит һәм казылык әзерләнгән. Продукциянең гомуми күләме 1,5 тоннадан артык тәшкил итте.
Гуманитар ярдәмне оештыручылар фермер хуҗалыклары башлыклары Александр Жестковка, Сергей Николаевка, Роберт Сибгатовка, Илшат Садриевка, Ренат Шәрәфетдиновка, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ит продукциясе әзерләгән өчен, «Коргуза» ҖЧҖ, «Заря» ҖЧҖ җитәкчеләренә, Прокопьева А.И. крестьян-фермер хуҗалыгына казылык әйберләре рәвешендә ярдәм иткән өчен олы рәхмәтләрен белдерәләр.
Алар авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә эшләрендә зур уңышлар телиләр.