Найти тему
Услон.РТ

Россия Президенты М-12 «Восток» автомобиль юлы буйлап хәрәкәтне ачты

Мәскәү белән Татарстан башкаласы арасында юл төзелеше срогыннан 7 айга иртәрәк тәмамланды!

Россия Президенты Владимир Путинга М-12 Татарстан участогының әзерлеге турында хәбәр итәр алдыннан Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе Аурус руле артында юлны сынап карады.

Ул трассаның иң озын күпереннән - Идел аша старт алды. Рөстәм Миңнеханов юл өслегенең сыйфатын бәяләде, юл буе инфраструктурасын: заправкаларны, туклану пунктларын тикшерү өчен берничә тукталыш ясады.

"Мондый вакыт эчендә - ә бу нибары өч ел - мондый масштабтагы инфраструктура проектлары һәм мондый катлаулы юл төзелеше бездә беркайчан да гамәлгә ашырылмады. Бу бик яхшы үрнәк, киләчәккә яхшы ориентир, безнең сыйфатлы, тизрәк һәм күбрәк төзи алуыбызның тагын бер дәлиле", - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Яңа күпер Идел аша Лаеш һәм Югары Ослан районнарын тоташтырды. Хәзер Иделнең икенче ягына чыгу җиңелрәк һәм тизрәк булачак.