Чарада композитор, Муса Җәлил премиясе лауреаты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасе Риф Хоббул улы Гатауллин үзе катнашты. Кереш сүз белән катнашучыларны тәбрикләп Югары Ослан районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында чын композиторның вакытын кызганмыйча районыбыз балалары белән шөгыльләнүенә сокланып, Риф Гатауллинга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. 2017 елдан Яшьләр клубында Риф Хоббул улы җитәкчелегендә татар музыкаль театр- “Осланкай” түгәрәге эшләп килә. Ул түгәрәктә татар балалары белән берлектә төрле милләт балалары да бик теләп катнаша, шуңа да театр икетелле санала. Иң беренче эш итеп балалар вокал дәресләре,тавышны чыныктыру, диапазонны кинәйтү, дикцияне яхшырту өчен тизәйткечләр әйтү белән шөгыльләнделәр. Композитор аларга үз талантларын ачарга, иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итә. Алар декорацияләрне, костюмнарны да әти-ә