Мобилизацияләнгәч, хәрби өйрәнүләр вакытында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов кыска вакытлы ялга кайткан. Җырчы ялда чакта да вакытын бушка уздырмый – бәйрәм алды корпоративларында да чыгышлар ясый. Бу хакта аның дусты, популяр алып баручы Рөстәм Хәсәнов хәбәр итә.
«Барчагызны да Яңа еллар белән. Чакмагыштагы «Какаду» кафесындагы банкетта махсус кунак буларак Артур Хәсәнов та җырлаячак. Ул бераз ялга кайтты... 8 гыйнварга кадәр ул Башкортстан якларында ялда булачак», – дигән ул.
Рөстәм сторисларына фамилиядәшенең чыгышын да урнаштырган.
- Мобилизациядә «Киек каз юллары»н җырлаган Артур Хәсәнов: «Повестка килгәч, китәсең инде»