Балалар бу бәйрәмне аеруча көтәләр. Алар әкияткә, яңа ел алып киләсе могҗизага өмет белән яшиләр. Югары Ослан гимназиясендә холлларны, кабинетларны бизәү укытучыларның, балаларның бәйрәм алды кәефен күтәрде. Яңа ел алдыннан гимназия фойесында балалар тырышлыгы белән "Исәнме, кыш" һәм "Тиздән, бик тиздән Яңа ел!" күргәзмәсе оештырылды.
Һәрвакыттагыча, бу юлы да традицион яңа ел күргәзмәсендә катнашучылар барысы да үзләренең иҗади эшләре белән гаҗәпләндерергә тырыштылар. Конкурска тәкъдим ителгән яңа ел уенчыклары илһам чыганагы булып, Яңа елга балаларның һәм өлкәннәрнең күңелләрен күтәрделәр. Гимназиянең барлык укучылары, үзләренең иҗади потенциалын файдаланып, бик тырышып эшләделәр. Барлык эшләр дә искиткеч килеп чыкты.