Яңа ел алдыннан “Островок надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Кыш Бабай һәм Кар кызы булып киенеп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, аларга үзләре хыялланган бүләкләр бүләк иттеләр.
- Сәламәтлекләре буенча бу балалар мәктәпкә һәм массакүләм чараларга йөри алмыйлар, әмма бәйрәмне бик көтәләр, - дип сөйли гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина. - Һәм без хезмәттәшләребез белән әкият геройлары костюмнарына киенеп, балаларга "өйдә күңелле бәйрәм" оештырырга тырышабыз - безнең акция нәкъ шулай атала.
Сафиуллина сүзләренә караганда, әлеге технология кысаларында өйләренә килеп котлауны социаль хезмәткәрләр Балаларны яклау көнендә, Белем көнендә, инвалидлар декадасында, Яңа елга, әлбәттә, туган көндә оештыралар.
Китап-энциклопедия, лего, тюбинг, плед, уенчык ноутбук, музыкаль уенчыклар үз хуҗаларын тапты. Балаларның Кыш бабай бүләкләренә чиксез шатланулары йөзләренең балкып, күзләренең янып торуыннан күрергә була иде.
Балалар һәм аларның ата-аналары бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерәләр.