Башкортстанда яшәүче хатынны үтерү турында җинаять эшен Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контрольгә алды. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. Ведомствоның матбугат хезмәте белешмәсе буенча, төбәктә яшәүче ир-ат элеккеге хатынының фатирына керә, ул мөнәсәбәтләр аңлашмакчы була. Бу вакытта фатирда хатынның балигъ булмаган яшьтәге улы була. Ир-ат үсмергә наручник кидерә, пистолет белән янап тоткарлап тора. Аннары элеккеге хатын фатирга кайта. Үсмер малай чыгып качу җаен таба, бу вакытта ир-ат хатынын үтерә, диелә. Фаҗига Стәрлетамак шәһәрендә була. Бу турыда социаль челтәрләрдә мәрхүмә Аннаның якыннары яза. Аларның сүзләренчә, ир-ат фатирга бәреп керә, бу вакытта фатирда хатын булмый, аның башка ирдән туган 16 яшьлек улы өйдә була. Ир-ат үсмергә пистолет белән яный, аның кулларын һәм аякларын бәйләп куя, авызына чүпрәк тутыра, телефонын да ала. 16 яшьлек үсмер сүзләренчә, ир-ат җинаятен алдан уйлап йөрүен әйтә. 3 ай буена ул хатыны белән аның баласын эззрлекли, танымасыннар
Стәрлетамакта фаҗига: «Үсмер егет ярдәм чакырырга йөгергән, анасын элеккеге ире үтергән»
28 декабря 202328 дек 2023
3
1 мин