Әзерләү тәртибе: Помидорларның өстен кисеп алганнан соң, аларның эчен калак белән алырга кирәк. Сырны һәм сарымсакны кыргычтан чыгарганнан соң, майонез белән кушып бутагыз. Әзер булган эчлекне помидорларга тутырыгыз. “Кыш бабай”ның “сакалы”н ясау өчен помидорның бер ягын өчпочмак итеп кисеп алырга кирәк. Бу майонездан ясалган “сакал” агып китмәсен өчен эшләнә. Помидорларның кисеп алынган өсләре белән эшләпә кебек итеп эчлекне каплагыз. Хәзер кара борычтан - күзләр, кызыл борычтан яисә гранат төшеннән борыннар урнаштырыгыз. Майонездан сакал да ясап куйсагыз, тәмле “Кыш бабай”лар әзер! Тәмле булсын! Бәйрәмегез күңелле үтсен!