Киләсе 2024 ел Россия Федерациясендә РФ Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән Гаилә елы дип игълан ителде, шул уңайдан Бөтендөнья татар конгрессы гаилә елына старт бирде. Биредә «Тату гаилә - бәхетле гаилә», «Гаиләм - бәхет ачкычым», «Гаиләм – минем терәгем», «Гаиләм – минем дәүләтем» дип яшәүче үрнәк татар гаиләләре бер мәйданга җыелган иде. Чарада Чувашия республикасыннан, Ульяновский шәһәреннән, Татарстанның Әлмәт, Тәтеш, Яңа Чишмә, Алексеевск, Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Балтач, Сарман, Әлки, Кама Тамагы, Чистай, Ютазы, Түбән Кама районнарыннан һәм Казанда яшәүче үрнәк татар гаиләләре катнашты. Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия “Татар гаиләсе” фонды, “Пар канатлар” проекты, Россия кооперация университеты оештырды. Үрнәк татар гаиләләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Дәнис Шакиров, Россия кооперация университеты ректоры, ТДСның “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиева, Бөтендөнья татар конгре