Декабрьнең беренче ункөнлегендә билгеләп үтелә торган календарьдагы тарихи даталар — Билгесез солдат һәм Ватан геройлары көннәре уңаеннан Җиңү паркында митинглар узды. «Солдат уйлары» һәйкәле янында Билгесез солдат көненә багышланган чарага җыелган шәһәр халкы алдында чыгыш тоткан шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Пальчинский һәр чорның үз каһарманнары булуын һәм аларның буыннар хәтерендә озак яшәячәген ассызыклады. — Ватан каһарманнары көне хәзерге Русия өчен мөһим дата. Бу көнне без үз батырларыбызны хөрмәтлибез, аларга дан җырлыйбыз. Ватан каһарманнары көне шунысы белән дә зур әһәмияткә ия — ул Русия барлыкка килгән вакыттан алып бүгенге көнгәчә хәрби батырлыклар тарихын берләштерә. Октябрьскийлылар үз якташлары белән горурлана ала. Алар арасында — биш Советлар Союзы Герое, ике Дан орденының тулы кавалеры һәм бер Русия Герое, — диде Алексей Евгеньевич. — Кызганычка, бүгенге хәрби вәзгыять тә югалтуларсыз узмый. Махсус хәрби операция барышында һәлак булган Ватанны саклаучыларның батырл