Брянскида мәктәпкә корал алып кереп, классташларына аткан Алинаның әтисе Дмитрий Афанаскинны сак астыннан чыгарып, өенә кайтарып җибәргәннәр. Кыз бер классташын – Марияне атып үтерә, 5 классташын яралый. Аннары кыз үзен дә үтерә. Суд карары буенча, Дмитрий сак астыннан чыгарылган, әмма бу эшкә бәйле кешеләр белән аралашмаска тиеш. Дмитрий Афанаскин коралны дөрес сакламауда һәм кызын үлем чигенә җиткерүдә гаепләнә. Әти кеше коралны дөрес сакламавы белән килешкән, әмма кызын үлемгә җиткерүе белән килешми. Әмма тикшерүчеләр, кызның көндәлеген укыганнан соң, әти кеше баласын дөрес тәрбияләмәгән, аңа психологик һәм физик басым ясаган, дип саныйлар. Афанаскин үзе кызына интернеттагы ниндидер кешеләр басым ясаган, аны зомбилаштырып, шушы юлга басарга өндәгән, дип саный. Ул күрсәтмә биргәндә елап та җибәргән иде. Дмитрий үзенең кызлары (Алина һәм игезәк сыңары) өчен генә яшәвен, бу вакыйга булыр алдыннан гына Алинаның үзенә бүләк бирүен мисал итеп китергән. Әмма тикшерүчеләр, әти кеше гаепле,
Брянскида классташларын аткан кызның әтисен иреккә чыгарганнар
15 декабря 202315 дек 2023
1 мин