Утырышка шулай ук «Минем беренче проектларым» республика проектын сынап карауда катнашкан укытучылар да чакырылды. Алар арасында Матюшино мәктәбе укытучысы, педагог-оештыручы Илгизәр Гаделшин да бар иде. Үсеп килүче буынга белем бирү һәм тәрбияләү системасына зур өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен муниципаль бюджет мәгариф оешмасы «Матюшино урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләрен оештыручы укытучы Илгизәр Гаделшин “Мактаулы остаз” билгесенә лаек булды. Бүләкне Матюшино мәктәбе укытучысына ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырды. Илгизәр Әнвәр улын лаеклы бүләк белән котлыйбыз һәм педагогик эшчәнлектә алга таба да уңышлар телибез.