Найти в Дзене
Ответы и задания

13 декабря 2023 Задания и ответы для республиканской олимпиады школьников по родному (татарскому) языку для учащихся школ с татарским языком

Всероссийская республиканская олимпиада школьников по родному (татарскому) языку для учащихся школ с татарским языком обучения 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс муниципальный этап 2023 для школьников Республики Татарстан : 13 декабря 2023 год. Все задания олимпиады и ответы для заданий будут доступны вам к 8:00 утра 13 декабря по МСК времени; Скачать задания и ответы для 4 класса Скачать задания и ответы для 5 класса Скачать задания и ответы для 6 класса Скачать задания и ответы для 7 класса Скачать задания и ответы для 8 класса Скачать задания и ответы для 9 класса Скачать задания и ответы для 10 класса Скачать задания и ответы для 11 класса Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры биремнәре 2022-2023 нче уку елы 7 нче сыйныф Максималь балл – 50 Үткәрү вакыты – 150 минут Текстны укыгыз. Солдатлар Без барыбыз да бер яшьтәрәк. Бик яшь тә түгел, ләкин карт дип тә әйтеп булмый әле безне. Әйе, карт түгел, безнең ө

Всероссийская республиканская олимпиада школьников по родному (татарскому) языку для учащихся школ с татарским языком обучения 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс муниципальный этап 2023 для школьников Республики Татарстан : 13 декабря 2023 год. Все задания олимпиады и ответы для заданий будут доступны вам к 8:00 утра 13 декабря по МСК времени;

Скачать задания и ответы для 4 класса

Скачать задания и ответы для 5 класса

Скачать задания и ответы для 6 класса

Скачать задания и ответы для 7 класса

Скачать задания и ответы для 8 класса

Скачать задания и ответы для 9 класса

Скачать задания и ответы для 10 класса

Скачать задания и ответы для 11 класса

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры биремнәре 2022-2023 нче уку елы 7 нче сыйныф Максималь балл – 50 Үткәрү вакыты – 150 минут Текстны укыгыз. Солдатлар Без барыбыз да бер яшьтәрәк. Бик яшь тә түгел, ләкин карт дип тә әйтеп булмый әле безне. Әйе, карт түгел, безнең өйләребездә хатыныбыз, балаларыбыз бар. Ярты күңел биредә булса, яртысы алар янында.

Без хәзер фронтка якын гына бер җирдә резервта торабыз. Димәк, вакыт күп, ә эш аз. Дөрес, кайчагында фриц, килеп, безнең өскә бомбалар ыргытып китә. Ләкин без инде аңа күнеккән. Тышта яз. Агачлар чәчәктә. Өй кыегында – сыерчыклар, һавада – тургайлар. Шундый тыныч, шундый рәхәт. Якында гына сугыш барганына ышанасы да килми. Кичә генә безнең өскә туп ядрәләре ява иде.

Ә бүген барысы да әкренләп онытыла башлады. Ә иртәгә, бәлки, бөтенләй дә онытылыр. Кайвакыт без шулай яшел чирәм өстенә түгәрәкләнеп утырабыз да кесәдә аунаган иске хатларны кат-кат укыйбыз, карточкаларны чыгарып карыйбыз. Бу безнең өчен зур бер юаныч була иде. И. Газидан I. Тестны эшләгез. (10 балл) 1. [а] тартык авазына дөрес бирелгән характеристиканы табыгыз. а) [а] – иренләшкән, түбән күтәрелешле, озын, арткы рәт сузыгы ә) [а] – иренләшмәгән, урта күтәрелешле, озын, арткы рәт сузыгы б) [а] – иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, озын, арткы рәт сузыгы 2. Ясалу урыны буенча [й] тартыгы – а) тел арты тартыгы ә) тел уртасы тартыгы б) тел алды тартыгы 3. Ясалу ысулы буенча [й] тартыгы – а) йомык ә) өрелмәле б) ярымйомык 4. [р] тартык авазына дөрес бирелгән характеристиканы табыгыз. а) [р] – парсыз яңгырау, сонор, калтыраулы, тел алды, авыз тартыгы ә) [р] – парсыз яңгырау, сонор, ярымйомык, тел арты, авыз тартыгы б) [р] – парсыз яңгырау, йомык, тел алды, авыз тартыгы 5. Җөмләгә төшеп калган дифтонгларны языгыз. Мал_ җ_ көне а_лга к_та.

6. Күчерелмә мәгънәле сүз булган сүзтезмәне табыгыз. а) зәңгәр яулык ә) зәңгәр бәхет б) зәңгәр күк 7. Ойконимны билгеләгез. а) Чистай шәһәре ә) Айгөл б) Кара диңгез 8. Тезмә кушма җөмләне билгеләгез. а) Дөрес, кайчагында фриц, килеп, безнең өскә бомбалар ыргытып китә. ә) Кайвакыт без шулай яшел чирәм өстенә түгәрәкләнеп утырабыз да кесәдә аунаган иске хатларны кат-кат укыйбыз, карточкаларны чыгарып карыйбыз. б) Димәк, вакыт күп, ә эш аз. 9. Без хәзер фронтка якын гына бер җирдә резервта торабыз җөмләсендә резерв сүзенең аңлатмасын билгеләгез. а) солдат, рядовой гаскәри ә) дәүләтнең барлык кораллы көчләре б) гаскәри хезмәттән запаска җибәрелгән кешеләр 10. Без карточкаларны чыгарып карыйбыз җөмләсендә карточкаларны сүзенең дүрт грамматик мәгънәсен языгыз. ____________________________________________________________________ ____________________________________________________________________ II. Теоретик бирем. (15 балл) Омонимнар турында языгыз һәм мисаллар китерегез. III. Гамәли-иҗади бирем. (25 балл) 1. “Солдатка хат” дигән темага текст төзеп языгыз. (10 җөмлә) (10 балл) 2. Юаныч сүзенә фонетик анализ ясагыз. (6 балл) 3. Ак һәм кара сүзләре метафора булып килерлек итеп, икешәр җөмлә төзегез. (4 балл) 4. Бирелгән фразеологизмнарның русча вариантларын языгыз. (5 балл) Телеңне йотарсың – ______________________ алтын куллы – _______________________ бер чыбыктан сөрелгән – __________________ кәкре каенга терәтү – _____________________ уртак тел табу – __________________________

Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен татар теленнән республика олимпиадасының муниципаль туры биремнәре 2022-2023 нче уку елы 11 нче сыйныф Максималь балл – 46 Үткәрү вакыты – 180 минут Текстны укыгыз. Ниһаять, чират Рудольф Нуриевка җитте. – Абитуриент Нуриев! – дип кычкырды сәркатип. Ул сынау залына килеп кергәндә, озын, зифа буйлы бер хатын, аягүрә басып, комиссия әгъзаларына нидер аңлата иде. Комиссия әгъзалары өстәл арасында утыра, алларында кәгазь битләре, каләмнәр, графинда су. Көзгеле зур зал, залның аргы башында рояль янында музыкант утыра. Комиссия артындагы урындыкларда тамашачы, укытучылар, училищеда эшләүче башка хезмәткәрләрдер, ахрысы, кергән бер кызга, егеткә алар да тикшереп карый. Каушата, куркыта. Тез буыннары калтырый. Аягүрә торучы әлеге нәфис ханым боерулы тавыш илә әйтте, Нуриевка түгел, комиссиягә әйтте булса кирәк: –

Нуриев Рудольф Хамитович, 1938 елда туган! «1938 елда туган» дигән сүзләргә ханым аеруча басым ясап, «Игътибар итегез, ул инде училищега керү вакытыннан узып киткән, ул инде картаеп бара» дигән мәгънә салып әйтте кебек. Комиссиядәгеләр үзара чыш-пыш килә башлады. Рудольфның табанына шом йөгерде: «Болар мине алмаска азаплана, ахрысы», – дип уйлады ул. – Ну-с! – диде кырыс ханым. – Раз сез шулкадәр ераклардан килгәнсез икән, күрсәтегез һөнәрегезне, карап багыйк бер! Бу сүзләрдә дә «Ерак арадан килгәнең өчен генә сине тикшереп карыйбыз!» дигән мәгънә ята иде сыман. Р. Батулладан Тестны эшләгез. (10 балл) 1. соңгылар сүзендәге сузык авазларга бирелгән характеристикаларның хаталысын билгеләгез. а) [о] — иренләшкән, урта күтәрелешле, кыска, арткы рәт сузыгы ә) [ы] — иренләшкән, урта күтәрелешле, кыска, арткы рәт сузыгы б) [а] — иренләшмәгән, түбән күтәрелешле, озын, арткы рәт сузыгы 2. Гарәп-фарсы алынмаларының рус алынмалары һәм интернациональ сүзләр белән бирелгән синонимнарын тоташтырыгыз. җәдвәл республика җөмһүрият логика әмер типография мантыйк приказ матбуга таблица 3. Билгесезлек алмашлыгын билгеләгез. а) болар ә) нидер б) беркем 4. Инфинитивны билгеләгез. а) кергәндә ә) алмаска б) узып киткән 5. Сыйфат фигыльне билгеләгез. а) эшләүче ә) боерулы б) багыйк 6. аягурә рәвешенең төркемчәсен билгеләгез. а) сәбәп-максат ә) күләм-чама б) саф 7. Затланышсыз фигыльләрне билгеләгез. а) тикшереп, керү ә) каушата, багыйк б) булса, күрсәтегез 8. Ярдәмлек сүз төркемнәрен билгеләгез. а) кисәкчәләр, ымлыклар ә) бәйлекләр, теркәгечләр б) аваз ияртемнәре 9. Комиссиядәгеләр үзара чыш-пыш килә башлады җөмләсендә комиссиядәгеләр сүзе – а) урын хәле ә) ия б) аергыч 10. Ул сынау залына килеп кергәндә, озын, зифа буйлы бер хатын, аягүрә басып, комиссия әгъзаларына нидер аңлата иде җөмләсенең төрен билгеләгез. а) синтетик иярченле кушма җөмлә ә) аналитик иярченле кушма җөмлә б) тезмә кушма җөмлә II. Теоретик бирем. (10 балл)

Тезмә кушма җөмләләр турында языгыз һәм һәр төренә өчәр мисал китерегез. III. Гамәли-иҗади бирем. (26 балл) Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз (5 балл) Ул сынау залына килеп кергәндә, озын, зифа буйлы бер хатын, аягүрә басып, комиссия әгъзаларына нидер аңлата иде. Татар халык мәкален языгыз. (6 балл) ([г]ның саңгырау пары) е ([ж]ның саңгырау пары) е ([к]ның яңгырау пары) ә и (парсыз яңгырау, кече тел тартыгы) (саңгырау, тел арты тартыгы) и (калтыраулы тартык) ә (яңгырау, тел арты тартыгы) е — я ([қ]ның яңгырау пары) ы (яңгырау, ирен-ирен тартыгы) (яңгырау, тел алды тартыгы) ы (тел уртасы тартыгы) ө ([с]ның яңгырау пары), ([ч]ның яңгырау пары) ы (яңгырау, тел алды тартыгы) ы ([з]ның саңгырау пары) ү ([с]ның яңгырау пары). 3. “Сынау” темасына 15 җөмләдән торган бәйләнешле текст төзеп языгыз. (15 балл)