Россиядә 9 декабрьдә Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены кавалерларын һәм өч дәрәҗәле Дан ордены ияләрен хөрмәтлиләр. 1914 елга кадәр бу көнне Россиядә Георгий кавалерлары көне дип билгеләп үтелде. Беренче бөтендөнья сугышы башланганнан бирле ул Геройлар көне исемен ала. Октябрьский авыл китапханәсендә Ватан Геройлары көне алдыннан «Туган ил, батырлык, дан турында» программасы узды. Чарада районыбызның сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе, “Хәтер намусы” эзләү отряды җитәкчесе Римма Троицкая, Югары Ослан районы “Алдынгылар хәрәкәте” координаторы Артём Макаров кунак булдылар. Чарада катнашучылар бәйрәм тарихы, Изге Георгий ордены, "Алтын Йолдыз" медале барлыкка килү һәм әлеге югары бүләкләр белән бүләкләнүчеләр турында белделәр. Алып баручылар якташларыбыз - Дмитрий Дмитрук, Алексей Козин һәм аларның батырлыклары турында сөйләделәр, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы якташларын искә төшерделәр. 9 нчы сыйныф укучысы Сабина Сабирова үзенең әтисе турында сөй