Первоуральск шәһәрендә ярыш вакытында 14 яшьлек боксчы малай үлгән. Финал раундында аңа көндәше берничә тапкыр суга, ул аңын югалтып егыла, баланы коткара алмаганнар. Хәзер прокуратура тикшерү башлаган. Бу турыда ural.aif.ru. 17 декабрьдә көндез бокс турнирындагы әлеге фаҗигане дистәләрчә кеше күреп тора. Мәрхүм малай 2 көн ярышта катнаша, ул бөтен раундларда җиңеп бара. «Финал раундында берничә тапкыр көндәше суккач, ул аңын югалткан. Оештыручылар ашыгыч медицина ярдәме чакырган, алар баланы шунда ук хастаханәгә алып киткән. Ләкин малай машинада үлгән», – дигәннәр Свердловск өлкәсе прокуратурасында. Шаһитлар сүзләренчә, барысы да бик тиз була, «ашыгыч ярдәм» дә тиз килә. «Без бөтен зал белән акырып еладык. Бик яхшы малай, тәмәке тартмый, энергетик эчми, шаярта иде. Аның бокста таланты булмаса да, теләге көчле булды. Ул бик күп эшләде. Без аның мәңге истә тотарбыз, бик яхшы егет иде, без аны барыбыз да яраттык», – дип яза социаль челтәрләрдә Эдик исемле егет. «Бокс куркыныч, башка яхшы
«Бөтен зал акырып елады». 14 яшьлек үсмер ярыш вакытында үлгән
18 декабря 202318 дек 2023
1
1 мин