Безгә Носы авылыннан сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан бер ветераннан шундый сорау килде. “Ни өчен безгә торак-коммуналь хезмәтләргә бернинди дә ташлама юк? Техник газ хезмәте күрсәтү буенча гына ташлама бар. Безнең районда гына шулаймы бу? Айга бер тапкыр бирелә торган 3896 сум ЕДВ акчасы нәрсәгә генә җитсен ул?”. Без бу сорауга җавапны берничә белгеч белән сөйләшеп әзерләдек. Район социаль яклау бүлегенең матди түләүләр үзәге мөдире Лилия Җәләлиева аңлата.
– Лилия Тәбрисовна, иң элек “Ветераннар турында”гы законны искә төшереп үтсәгез иде.
– “Ветераннар турында”гы 5нче Федераль закон 1995 елның 12 гыйнварында чыкты. Шушы законның 16нчы маддәсе 5нче пункты нигезендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннарга субсидия-ташлама каралган.
– Нинди субсидия-ташлама ул?
– Торакка түләү чыгымнарының яртысы кире кайтарыла, ягъни сугыш хәрәкәтләре ветераннарына 50 процент күләмендә компенсация каралган.
– Төгәлрәк аңлатсагыз иде. Бу күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә дә һәм шәхси йорт хуҗаларына