Мөхәммәтҗанова Мәгмурә Хәбир кызы 1938 елның 31 мартында Югары Ослан районының Яңа Болгар авылында туган. Бөек Ватан сугышына кадәр гаиләдә өч бала, ә Мәгмурә апа өченче бала булган. Сугыш башлангач әтиләрен фронтка алганнар, әниләре өч бала белән калган. Бәхеткә каршы, кечкенә яшьтә булу сәбәпле Мәгмурә апа бу куркыныч һәм авыр сугыш чорын хәтерләми, әмма сугыштан соң кешеләр тормышының авыр чоры бик яхшы истә калган. Гаилә бәхетенә әтиләре фронттан кайта. Гаиләдә тагын ике бала туа. Мәгмурә апа җирле мәктәпкә укый. Җиде сыйныфны тәмамлагач, аны учетчик итеп куялар. Бераздан Ключище авылында бухгалтерлыкка укый. Һәм 1971 елда Казанга заводка эшләргә китә.
1974 елда ул кияүгә чыга һәм гаилә Татар Мәмәтхуҗасы авылында төпләнә. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире 1999 елда вафат була. Бугенге көндә Мәгмүрә Хәбир кызы олы кызы тәрбиясендә Татар Мәмәтхуҗасы авылында яши.