Китапханәче балаларга районыбыздагы урманның байлыгы, анда яшәүче җәнлекләрнең урман өчен әһәмияте һәм аны саклау турында сөйләде, Татарстанның Кызыл китабы белән таныштырды. Балалар экологик табышмакларга җавап бирделәр, табигатькә сакчыл караш турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, туган як территориясендә яшәүче хайваннар турында белделәр.
Китапханәче Югары Ослан районының аеруча саклана торган табигый территорияләрен һәм табигый һәйкәлләрен билгеләп үтте: алар “Клыковский склон”, “Печищинский разрез”, “Овраг Черемушки”, “Каменный овраг” һәм Зөя, Идел һәм Сулица елгалары.
Чара азагында яшь экологлар мастер-класста табигый материаллардан – нарат һәм чыршы күркәләреннән, таяк һәм пластилиннан җәнлек-җанварлар ясадылар.