Бруцеллез авыруы Әтнә районының Тукай хуҗалыгындагы терлекләрдә табылган. Хәзерге вакытта хуҗалыкның 5 мең баш малын юк итү оештырылган. Авыру билгеләре табылмаса да, маллар урында ук чалына, ә бруцеллез авырулылары яндырыла. Бруцеллез - һава, ризык аша терлектән терлеккә, терлектән кешеләргә, кешедән терлеккә күчә торган йогышлы чир. Кешеләр авыру малның сөте, итен ашап та зарарлана. Теләсә кайдан, документлары булмаган урыннардан ит-сөт сатып алмагыз. Хуҗалыклар, шәхси йортларда тотучылар тана, бозау, сыер малы сатып алганда шулай ук малларның сәламәтлеге турында белешмәне карау мөһим. Әтнә районында бруцеллез авыруы килеп чыкканнан соң бу район халкы очсыз бәядән малларын сата башлаган. Мондый очраклардан файда күрәм дип үзегезнең, якыннарыгызның сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз. Бруцеллез авыруы кешеләрдә дә, малларда да аборт китереп чыгара. Бруцеллез бактерияләре иттә ярты елга кадәр саклана, туңдырганда да юкка чыкмый. Авыруга тарымас өчен түбәндәгеләрне төгәл үтәргә кирәк:
Сак булыгыз! Әтнә районы терлекләрендә бруцеллез авыруы табылган
28 ноября 202328 ноя 2023
2
1 мин