Интернатта яшәүчеләрнең "Секрет" вокаль ансамбле үзләренең дәртле җырлар белән сөендерде. Бу ансамбльне төзү инициаторы булган һәм хәзер даими рәвештә вокалотерапия хезмәте алучылар белән шөгыльләнүче Миңлегөл Шәйдуллина җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр барлык осталыкларын күрсәттеләр. Концерт номерлары арасында да тамашачылар күңелсезләнмәде: культоештыручы Наталья Котова төрле күңелле конкурслар әзерләде. Кичәдә катнашучыларга "әни" сүзен язарга, кул эшләренә сәләтләрен күрсәтергә кирәк иде. Барысына да актив катнашкан өчен бүләкләр тапшырылды. Чара ахырында барысы да бергә биеделәр һәм, әлбәттә, истәлеккә уртак фотога төштеләр. Наталья Котова сүзләренчә, шундый кызыклы, чын гаилә бәйрәмнәре интернатта барлык бәйрәмнәрдә дә уздырыла. Мондый терапия социаль хезмәт алучыларның уңай эмоциональ фонын саклап калу өчен бик файдалы. Төркем конкурсларында катнашып, концерт номерлары белән чыгыш ясаганда, алар үзләрен кирәкле итеп хис итәләр. Интернатта тәрбияләнүчеләргә яңа кешеләр белән арал
Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында әниләр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды
27 ноября 202327 ноя 2023
~1 мин