Татар эстрадасы җырчысы Ләйсән Гыймаева авырып киткән. Бу турыда ул кичә социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте. Гыймаевлар йортына «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре килеп, җырчыга беренче ярдәм күрсәткәннәр. «Мин – гипотоник, гадәти кан басымым 90/60. Төнлә белән хәлсезлектән уянып, Булатка эндәштем, кан басымын үлчик әле, дим, күз аллары караңгыланып, кул-аяклар оеганын сиздем. Үлчәп карасак – бик нык түбәнәйгән бит кан басымы. Калтыр-колтыр беренче катка төштем, кайнар кара чәй белән финик ашап куйдым... Булат «әйдә, шаяртмыйк әле» диеп, «ашыгыч ярдәм» чакырды. Бик тиз килделәр үзләре – кардиограмма ясадылар, глюкозага кан алдылар, беренче ярдәм күрсәттеләр. Алар белән сөйләшкән арада, кан басымым да әкренләп күтәрелә башлады, Аллага шөкер. Бик курыктым. Йөрәкнең дә кайсы якта икәнен белдем бүгенге төндә», – дип язган ул. Ләйсән Гыймаева үзенең подписчикларыннан киңәш сорап: «Ә сезнең арада түбән кан басымы белән йөрүчеләр бармы? Ничек күтәрәсез, ниләр эчәсез ул вакытта?» – дип тә язг
Ләйсән Гыймаеваның хәле авырайган: «Йөрәкнең дә кайсы якта икәнен белдем бүгенге төндә»
5 декабря 20235 дек 2023
2
1 мин